Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
1 март 2021, 18:20

Мартта җылы булырмы?

Синоптиклар быел язның ничек киләчәген фаразлады.

Быел Русиядә яз бик иртә киләчәк: җәйнең якынаюын илнең бөтен Европа өлеше март башында ук сизәчәк. Мондый фаразны “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец ясады.

"Кыш, узган ел белән чагыштырганда, күпкә салкынрак булса да, салкын сезон кыска булачак. Ким дигәндә, ул ике атнага кыскарырга тиеш. Яз билгеләнгән вакытыннан алдарак киләчәк", — дип белдерә синоптик. Евгений Тишковец әйтүенчә, гадәттә, “рәсми яз” 27 мартта килә.

Климатологлар исә Русиядә кышның җылы һәм явым-төшемнең күп булуы көчле ташкыннарга китерәчәк, дип кисәтә.

Мартның беренче декадасында республикада көннәрнең җылытуы көтелми. Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, 1-10 мартта республиканың үзәк районнарында көндез 1-10 градус салкын булачак, ә төнлә – 4тән 20 градуска кадәр. Төбәктә беренче ун көн дәвамында кар явуы көтелә, явым-төшем тәүлегенә бер миллиметрдан ике миллиметрга кадәр булачак. Шулай ук секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин.

Башкортстанда кышкы салкынча көннәр март урталарына кадәр дәвам итәчәк. Беренче язгы җылыту айның икенче яртысында гына булырга мөмкин.

Фото: photosight.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: