Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
22 февраль 2021, 00:10

Алдагы көннәргә һава торышын бел!

Ә киләсе атна азагында Русиянең Европа өлешендә һава температурасы 0 градуска кадәр җылытачак, дип яза "РИА Новости", Русиянең Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.


"Һава температурасы күтәреләчәк. Атна азагында 0дән - 5 кә кадәр булачак. Бу Русиянең Үзәк өлешенә кагыла", - дип аңлатма биргән Вильфанд.
Алдагы биш көндә исә Русиянең Көнбатыш чикләреннән алып, Тын океан яр буйларына кадәр аномаль суыклар көтелә. Иң салкын көн 23 февральдә булачак. Һава температурасы - 33 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
Элек-электән халык һава торышын, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Быелгы вакыты белән яңгырлы да, вакыты белән салкын февраль ае киләсе ел фасылларына нәрсә юрый икән?
* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
* Февраль карга бай, апрель суга бай.
* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Әгәр февраль ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
* 26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
* 27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.
* 28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор: Эльвира Ямалетдинова

Читайте нас: