Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
спорт
17 декабрь 2021, 11:40

Волейбол буенча дөнья чемпионатына билетлар сату башланды

2022 елның 26 августыннан 11 сентябренә кадәр Уфада волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионаты узачак.

Волейбол буенча дөнья чемпионатына билетлар сату башланды
Волейбол буенча дөнья чемпионатына билетлар сату башланды

15 декабрьдә Уфада волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионатына билетларның яңа партиясе сатуга керде. Исегезгә төшерәбез, волейбол буенчаFIVB 2022 дөнья чемпионаты Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Уфада, 2022 елның 26 августыннан 11 сентябренә кадәр узачак. Анда 24 милли команда катнашачак.

Билетларны бары рәсми билет сайтында гына сатып алырга мөмкин: https://tickets.volley.ru/

Чит ресурслардан сатып алынган билетлар гамәлдә түгел.

Әлеге вакытта билетлар урыннары күрсәтелми генә сатыла. Бу беренче чиратта эпидемиологик хәлнең билгесезлеге белән бәйле. Урыннарны соңрак күрсәтеп булачак.

Ковид-19 пандемиясе аркасында, шулай ук, сатуга чыккан билетларның да саны чикләнгән. Билетларның хакы 400 сумнан 7 000 сумга кадәр тора. Ике яшькә кадәрге балаларга билет алырга кирәкми.

 Дөнья чемпионаты матчларына өч төрле абонемент сатып алырга була:

Бер көнгә билет (Day Pass). Аның белән бер аренада ике матч карап була.

Конкрет аренага билет (City Pass). Бер шәһәрдәге бөтен матчларга да йөреп булачак.

Follow The Team Pass билеты белән конкрет команданың беренче эатптагы уеннарына йөрергә була.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Волейбол буенча дөнья чемпионатына билетлар сату башланды
Волейбол буенча дөнья чемпионатына билетлар сату башланды
Автор:https://omet-rb.com/articles/sport/2021-12-16/voleybol-buencha-d-nya-chempionatyna-biletlar-satu-bashlandy-2622159
Читайте нас: