Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
29 август 2021, 23:10

Исәп - 15:11. Җиңү безнеке!

Паралимпиядә безнең егет җиңде!

Исәп - 15:11. Җиңү безнеке!
Исәп - 15:11. Җиңү безнеке!

Рапирачы Никита Нагаев коляскаларда фехтование буенча Паралимпия уеннарында бронза медаль өчен көрәштә италияле Маттео Беттины җиңде.

Очрашу 15:11 исәбе белән русияле файдасына тәмамланды.

27 яшьлек Нагаев - 2018 елгы Европа чемпионы, аның исәбендә шулай ук дөнья Кубогының берничә көмеш һәм бронза медале бар. Русия Паралимпия җыелма командасы составына 2017 елдан керә.

Токиода узган Паралимпиядә Русия җыелма командасы инде 12 алтын, 7 көмеш һәм 16 бронза медаль яулады. Ул медаль зачетында өченче урынны алып тора. Кытай алда бара (22-14-20), икенче урында - Бөекбритания (13-11-15).

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-28/is-p-15-11-i-bezneke-2483863
Читайте нас: