Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
25 август 2021, 10:20

Алар инде геройлар

Русия җыелма командасында Башкортстан спортчылары лаеклы чыгыш ясый.

Алар инде геройлар
Алар инде геройлар

"Бу спортчылар - инде геройлар. Токиодагы Паралимпия уеннарында Русия җыелма командасы составында - Башкортстан Республикасы спортчылары.

Туймазыдан Аделина Разетдинова республика йөзү мәктәбен тәкъдим итә. Богдан Мозговой да бу дисциплина буенча дөнья рейтингында беренче урынны (аркада 100 м) алып тора. Русия командасы составында тагын өч йөзүче - Илнур Гарипов, Андрей Николаев һәм Артур Сәйфетдинов. Шулай ук Башкортстанны Токиода лидер спортчылар Григорий Андреев һәм Сергей Петриченко - җиңел атлетика буенча сукырлар спортында катнашучылар күрсәтәчәк.

Шул ук категориядә Анна Кулинич-Сорокина да катнаша. Ул дөнья рейтингында сөңге ыргытуда беренче урында һәм 200 метр дистанциядә ярыш буенча 5нче урында тора", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

Сукырлар спортында дөнья рейтингында 1500 метр дистанциядә өченче урын өчен көрәшәчәк безнең Елена Паутова да бар. Елена - 1500 метрга йөгерүдә ике тапкыр Паралимпия чемпионы. Тагын бер спортчы, Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәреннән Анна Крившина йөзү буенча шулай ук Башкортстан Республикасын күрсәтә. Җыелма команданың иң өлкән спортчысы - өстәл теннисы буенча ярышларда катнашучы 50 яшьлек Елена Прокофьева. Елена дөнья рейтингында беренче урында тора.

Альберт Камалов һәм Никита Нагаев - таяну-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар булган кешеләр спортында фехтование белән шөгылҗләнә. Дмитрий Лавров өстәл теннисында чыгыш ясаячак". Республика Башлыгы паралимпиячеләр белән чиксез горурлануын белдергән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Алар инде геройлар
Алар инде геройлар
Автор:https://kiziltan.ru/articles/novosti/2021-08-25/alar-inde-geroylar-2477788
Читайте нас: