Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
спорт
22 август 2021, 23:45

Уфада көрәш буенча үсмерләр чемпионаты тантана белән тәмамланды

Башкортстан башкаласы үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья беренчелеген тантаналы рәвештә тәмамлады. «Уфа-Арена»да «Мирас" фольклор җыр һәм бию ансамбле катнашлыгында ябу тантанасы узды.

Уфада көрәш буенча үсмерләр чемпионаты тантана белән тәмамланды
Уфада көрәш буенча үсмерләр чемпионаты тантана белән тәмамланды
Алып баручылар Башкортстанның элек-электән көчле сугышчылар һәм батырлар ватаны булып торуын искә төшерде. Уеннарны ябу тантанасы Уфа шәһәрендә Русия флагы көнендә узды, ул көрәшчеләрнең җиңүләре хөрмәтенә берничә тапкыр күтәрелде.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән барыгызны да үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионатының уңышлы тәмамлануы белән котлыйм. Бөтен дөнья Уфада узган көрәшләрне күзәтте. Берләшкән көрәш, спорт көрәше федерациясе һәм Русия Спорт министрлыгына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, — диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Берләшкән көрәш дөньясы вице-президенты Ахролджан Рузиевка Салават Юлаев ордены тапшырылды, шулай ук республикадан спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Русия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге директоры Георгий Брюсов бүләкләнде.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Уфада көрәш буенча үсмерләр чемпионаты тантана белән тәмамланды
Уфада көрәш буенча үсмерләр чемпионаты тантана белән тәмамланды
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-22/ufada-k-r-sh-buencha-smerl-r-chempionaty-tantana-bel-n-t-mamlandy-2475153
Читайте нас: