Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
спорт
21 август 2021, 23:35

Радий Хәбиров: “Мин бүген бәхетле!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә игътибарга лаек пост урнаштырган.

Радий Хәбиров: “Мин бүген бәхетле!”
Радий Хәбиров: “Мин бүген бәхетле!”

“Миңа еш кына болай диләр: «Нигә син бу эшне эшлисең? Төрле чемпионатлар үткәрәсең, моңа акча, вакыт, энергия сарыф итәсең...» Ә мин дөнья һәм Русия чемпионаты кебек ярышлардан соң, иң көчле спортчыларны карап, йөзләгән кызлар һәм малайлар спорт залларына барачак һәм спорт белән шөгыльләнә башлаячак дип саныйм.

Һәм, әлбәттә, мин һәрвакыт Башкортстан спортчыларының республикага һәм Русиягә югары дәрәҗәдәге медальләр яулауларын теләдем. Һәм бүген мин бәхетле! Безнең көрәшчеләр Адлан Әмриев һәм Сәет-Хөсәен Бакаев Русиягә һәм Башкортстанга дөнья чемпионатының алтын медальләрен яулады!

Дөресен генә әйткәндә, хыялым бар: мин безнең, Башкортстан көрәшчеләренең, Олимпия алтынын яулауларын телим. Кылган эшләреңә ышанырга һәм үҗәт булырга кирәк. Һәм шулай итсәң, барысы да килеп чыга!”

Фото: vk.com/wall413272232_670484?z=photo413272232_457262758%2Fwall413272232_670484

 

Автор:Ләйсән Якупова
Радий Хәбиров: “Мин бүген бәхетле!”
Радий Хәбиров: “Мин бүген бәхетле!”
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-08-21/radiy-h-birov-min-b-gen-b-hetle-2474711
Читайте нас: