Ышаныч
+18 °С
Дождь
спорт
21 Августа 2021, 18:40

Башкортстан батырларына дан!

Бүген Уфада үтүче дөнья чемпионатында республикабыз спортчылары зур җиңүләр яулап шатландырды.  

Башкортстан батырларына дан!Башкортстан батырларына дан!
Башкортстан батырларына дан!

Башкортстан пьедесталны яулый!

Чемпионатның төп геройлары, әлбәттә, турнир хуҗалары — Башкортстан Республикасы көрәшчеләре булды.

Белореттан Сәет-Хөсәен Бакаев грек-рим көрәше буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында алтын медаль алды. 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Бакаев 10:0 исәбе белән Грузиядән Диего Чхиквадзены җиңде.

Уфадан Адлан Әмриев Башкортстанга икенче җиңү китерде. Ул Голландия көрәшчесе Тайрон Стеркенбургны 5:1 исәбе белән җиңде.

Башкортстан батырларына дан! Без аларның, республика Башлыгы әйткәнчә, Олимпия үрләрен яулауларын телибез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Башкортстан батырларына дан!
Башкортстан батырларына дан!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-21/bashkortstan-batyrlaryna-dan-2474723
Читайте нас