Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
20 август 2021, 09:58

Иң көчлеләр җиңсен!

Бу көннәрдә башкаланың “Уфа-Арена” боз сараенда республика тарихында беренче тапкыр үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты уза.

Иң көчлеләр җиңсен!
Иң көчлеләр җиңсен!

16 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович һәм үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенең хөрмәтле кунаклары белән очрашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышлар – Русиядә беренче киңкүләм чара, анда катнашучылар һәм оештыручылар коронавирус инфекциясеннән вакциналануның тулы курсын узган.

– Илебездә әлеге зур спорт чарасын уздыруны көтеп алдык, – диде Радий Хәбиров. – Ике ел көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрел­мәде. Ә үс­мерләр арасында Русия беренчелеге, гомумән, беренче тапкыр уза. Башкортстанның аны уздыру урыны буларак сайлануы безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без дөнья­ның 55 иленнән 1000 атлетны каршылауга бик озак һәм җентекләп әзерләндек.
Башкортстан Башлыгы республикада спорт көрәшенә аерым игътибар бирелүен билгеләде – 62 мәктәптә әлеге спорт төре белән 3,5 меңнән артык бала шөгыльләнә. Планда – 2024 елга 200 мәк­тәптә көрәш секцияләрен ачу.
Берләшкән көрәш дөньясы президенты, Халыкара Олимпия комитетының допинг комитеты җитәкчесе Ненад Лалович Уфада дөнья беренчелеген оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде.
Беренче тапкыр планетар дәрәҗәдәге мондый турнир Русиядә уза. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Башкортстанда спорт көрәше тради­ция­ләре бик көчле, – диде Ненад Лалович.
Икенче көнне Радий Хәби­ров белән Ненад Лалович һәм үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья бе­ренчелегенең мәртәбәле кунаклары Уфаның “Яркий” микрорайонында урнашкан 162нче “Смарт” полилингваль күппрофильле мәктәбендә булдылар.
– Мәктәп ике ел элек ачылды. Биредә спорт көрәше белән шөгыль­ләнү өчен зал да бар. Спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләк белдергән 100дән артык егет һәм кыз грек-рим көрәше һәм грэпплинг секцияләренә йөри. Мәктәптә 70 укучыдан 11-16 яшьлек укучылар төркем­нәре оештырылган, анда атнасына өченче физик культура дәресе – милли көрәш дәресе, – диде уку йорты директоры Наил Әминев.
Дәрәҗәле кунаклар спорт көрәше һәм регбол буенча күнегүләрне карады һәм яшьләргә спорт залының махсус стенасында үз теләкләрен язып калдырдылар. Алар шулай ук Уфа мәктәпләренең физкультура укытучылары өчен оештырылган “Башкортстан мәктәп­ләрендә спорт көрәше” программасы буенча семинарда катнашты.
– Мин барыгызны да шатлыклы вакыйга – үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге үтүе белән котлыйм. Республикада бүгенге көндә 62 уку йортында “Спорт көрәше — мәктәп­ләрдә” проекты эшли. Республикада, спорт көрәшен­нән тыш, барлык спорт төрләрен дә хуплыйбыз, спорт һәм физкультура хәрә­кәтен үстерәчәк­без, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба мәртәбәле кунаклар спорт көрәше буенча республика Олимпия резервы мәктәбендә булды. Республика җитәкчесе һәм “UWW” Президенты яшь көрәшчеләр шөгыльләнә торган шартларны бәяләделәр, танылган көрәшчеләр, абыйлы-энеле Фәдис һәм Фәнис Вәлитовлар үткәргән күнегүләрне карадылар, шулай ук тренерларны һәм тәрбияләнүчеләрне дөнья беренчелеге башлану белән котладылар.
– Мин монда, Уфада күргәннәремә бик сокландым. Без яшь көрәшчеләр һәм булачак чемпионнар тәрбия­ләүче искиткеч мәктәпләрдә булдык, – дип ассызыклады Ненад Лалович. – Барыгызны да спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге башлану белән котлыйм. Ярышлар сезне тагын да дәртләндерер, дип ышанабыз.
Спорттагы казанышлары өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең спорт мастеры, Русия беренчелеге җиңүчесе һәм көрәш буенча Европа беренчеле­генең бронза призеры Фәдис Вәлитовка фатир алу өчен сертификат тапшырды.
Шулай ук, “Уфа-Арена” боз сараенда үсмерләр арасында спорт көрәше буенча матбугат конференциясе узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович, Русиянең Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили һәм өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, Русия Герое, Дәүләт думасы депутаты Александр Карелин катнашты.
– Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын уздыру безнең өчен зур дәрәҗә һәм җавап­лылык. Мин Ненад Лаловичка Башкортстанга ышаныч бел­дерүе, бүген безнең республикада дөнья чемпионаты узуы өчен рәхмәт белдерәм. Мондый чемпионат Русиядә беренче тапкыр үткәрелә. Спорт көрәше федерациясе ярдәме булмаса, без аны уздыра алмас идек. Михаил Мамиашвили шәхсән ярдәм күрсәтте, без аның белән бер­ничә тапкыр чем­пио­­натның үзен­чәлекләре турында сөй­ләштек һәм ул киңәшләр дә бирде. Без бу ярышны бик озак көттек һәм аңа җентекле әзерләндек. Яңа көрәш сараен төзеп, анда үткәрмәкче идек. Әмма барыгызга да билгеле катлаулылыклар аркасында төзеп өлгерә алмадык. 2024 елга без аны барыбер төзеп бетерәчәкбез һәм мин Ненад Лаловичка вәгъдә бирәм: ике елдан соң бездә иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мөм­кинлеге булачак.
Бу ярышларда коронавирус инфекциясе таралу хә­вефе булмасын өчен җитди чаралар күрдек. Спортчылар да, җана­тарлар да барлык санитар-эпидемиологик та­ләпләре төгәл үтәр, дип ышанам.
Гомумән алганда, бу – республика өчен зур бәйрәм. Аның нәтиҗәсе булып безнең спорт секцияләренә тагын да күбрәк кызлар-егетләр килер, дип ышанам. Шул вакытта мин иң бәхетле кеше булачакмын, – диде Радий Хә­биров.
– Мин бүген мондый чараны шундый авыр вакытта Башкортстанда оештыра алуыбызга һәм, әлбәттә, монда булуыма бик шат, – диде Ненад Лалович.
– Башкортстанда бик көчле тра­дицияләр һәм көрәшкә карата җитди кызыксыну бар. Иң мөһиме – балаларның спорт зал­ларына йөрү теләге зур. Моннан тыш, республикада тренерларга, остазларга зур игътибар бирелә, алар үз тәҗрибәсе һәм белемнәре аша балаларны теге яки бу спорт төренә гашыйк итә, җаваплы булырга өйрәтә, аны ул тәкъдим иткән спорт тө­ренең данын күтәрергә өйрәтә, – диде Михаил Мамиашвили.
Александр Карелин бу ярышның мөһимлеге турында билгеләп үтте һәм Башкортстанга аны үткәрү өчен мөм­кинлекләр тапкан өчен рәхмәт белдерде.
Арытаба “Уфа-Арена” боз сараенда дөнья чемпиона­тын ачу тантанасы узды.
– Кунакчыл Башкортстан бүген үс­мерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегендә катнашучы­ларның барысын да бик теләп сәламли һәм республика өчен аны кабул итү зур мәртәбә, – диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович­ның шәхси өлешен билгеләп үтте һәм аны Дуслык ордены белән бүләкләде.
Республика җитәкчесе, үз чиратында, спорт көрәшен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Берләшкән көрәш дөнья­сы президентының мактау билгесенә лаек булды.
Русиянең спорт министры урынбасары Алексей Морозов үзенең тәбрикләү сүзендә ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм Башкортстанда спортны алга таба үстерүдә уңышлар теләде.
– Уфада ярышлар бик күп катнашучыларны җыюына бик шатмын. Алар биредә көрәш­тә яңа казанышларга ирешә алачак, – диде ул. – Республика җитәкчелегенең төбәктә спортны үстерү буенча зур планнары бар. Аларның уңышлы тормышка ашуын телим.
– Берләшкән көрәш дөнья­сына, Башкортстан Республикасына һәм шәхсән төбәк Башлыгы Радий Хәби­ровка әлеге ярышларны коронави­руска бәйле катлаулы чорда үткәрү турында җаваплы карар кабул иткән өчен, шулай ук илнең Спорт министрлыгына һәм Русиянең Спорт көрәше федерациясенә әлеге беренчелекне әзерләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт бел­дерәм, – диде Александр Карелин.
Тантаналы чара ахырында Радий Хәбиров юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген ачык дип игълан итте, шуннан соң Русиянең һәм Башкортстан­ның дәүләт гимннары астында ярышлар флагы күтәрелде.
Дөнья чемпионаты 23 августта тәмамланачак.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Иң көчлеләр җиңсен!
Иң көчлеләр җиңсен!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-20/i-k-chlel-r-i-sen-2471244
Читайте нас: