Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
18 август 2021, 09:50

"Иң көчлесе җиңсен!"

Бүген "Уфа-Арена" боз сараенда үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионатының ачу тантанасы узды.

"Иң көчлесе җиңсен!"
"Иң көчлесе җиңсен!"
Бүген "Уфа-Арена" боз сараенда үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионатының ачу тантанасы узды.

Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович, Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили һәм өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, Русия Герое, Дәүләт думасы депутаты Александр Карелин катнашты.

- Кунакчыл Башкортстан бүген үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегендә катнашучыларның барысын да бик теләп сәламли һәм республика өчен аны кабул итү зур мәртәбә, - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Уфада спортчылар өчен барлык шартларны да тудырырга тырышуларын билгеләп үтте.

- Әлбәттә, сезнең Башкортстаннан, биредә яшәүче кешеләр, табигать һәм мәдәният турында иң якты хатирәләр алып китүегезне теләр идек. Спортчыларга гадел спорт көрәше, якты җиңүләр телим. Иң көчлеләр җиңсен, - диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лаловичның өлешен билгеләп үтте, аның ярдәме белән Уфа дөнья беренчелеген кабул итә алды һәм аны Дуслык ордены белән бүләкләде.

Республика җитәкчесе, үз чиратында, спорт көрәшен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Берләшкән көрәш дөньясы Президентының мактаулы билгесенә лаек булды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
"Иң көчлесе җиңсен!"
"Иң көчлесе җиңсен!"
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-17/i-k-chlese-i-sen-2468417
Читайте нас: