Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
17 август 2021, 11:25

Спорт көрәшенә аерым игътибар

16 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович һәм үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенең хөрмәтле кунаклары белән очрашты.

Спорт көрәшенә аерым игътибар
Спорт көрәшенә аерым игътибар

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышлар Русиядә беренче киңкүләм чара булды, анда катнашучылар һәм оештыручылар коронавирус инфекциясеннән вакциналануның тулы курсы узды.

-Ниһаять, без илебездә әлеге зур спорт вакыйгасын уздыруны көтеп алдык, - диде Радий Хәбиров. - Ике ел көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелмәде. Ә үсмерләр арасында Русия беренчелеге гомумән беренче тапкыр уза. Башкортстанның аны уздыру урынына әйләнүе безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без дөньяның 55 иленнән 1000 атлетны каршылауга бик озак һәм җентекләп әзерләндек.

Башкортстан Башлыгы республикада спорт көрәшенә аерым игътибар бирелүен әйтте.

- 62 мәктәптә әлеге спорт төре белән 3,5 меңнән артык бала шөгыльләнә. Планда - 2024 елга 200 мәктәптә көрәш секцияләрен ачу.

Берләшкән көрәш дөньясы президенты, Халыкара Олимпия комитетының допинг комитеты җитәкчесе Ненад Лалович Уфада дөнья беренчелеген оештыруга югары бәя бирде.

- Беренче тапкыр планетар дәрәҗәдәге мондый турнир Русиядә уза. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Башкортстанда спорт көрәше традицияләре бик көчле, – диде Ненад Лалович.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Спорт көрәшенә аерым игътибар
Спорт көрәшенә аерым игътибар
Автор:https://kiziltan.ru/articles/2021-08-16/sport-k-r-shen-aerym-ig-tibar-2467176
Читайте нас: