Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
15 август 2021, 22:30

Дөнья чемпионатын ачу тантанасын күрми калмагыз!

11-23 августта Уфа үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын кабул итә.

Дөнья чемпионатын ачу тантанасын күрми калмагыз!
Дөнья чемпионатын ачу тантанасын күрми калмагыз!

13 һәм 14 августта грэпплинг буенча ярышлар узды, 16-22 августта грек-рим һәм ирекле көрәш буенча ярышлар планлаштырылган.

Сайлап алу турнирлары нәтиҗәләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы илләр билгеле булды: Алжир, Әрмәнстан, Австралия, Австрия, Әзербайҗан, Белоусия, Бразилия, Бәһрәйн, Болгария, Канада, Чили, Конго, Хорватия, Чехия, Эквадор, Мисыр, Эстония, Финляндия, Франция, Грузия, Германия, Греция, Гватемала, Венгрия, Һиндстан, Иран, Израиль, Италия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Монголия, Нидерланды, Норвегия, Португалия, Польша, Литва, Румыния, ЮАР, Русия, Сербия, Шри-Ланка, Швейцария, Словения, Швеция, Таҗикстан, Филиппин, Тунис, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Украина, АКШ, Үзбәкстан.

Ярышларда дөньяның 55 иленнән 1000нән артык спортчы катнаша.

17 августта 12 :00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Халыкара көрәш федерациясе президенты Ненад Лалович һәм Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили катнашылыгында матбугат конференциясе була. 14.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) чемпионатны ачу тантанасы узачак.

Автор:Ример Насретдинов
Дөнья чемпионатын ачу тантанасын күрми калмагыз!
Дөнья чемпионатын ачу тантанасын күрми калмагыз!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-15/d-nya-chempionatyn-achu-tantanasyn-k-rmi-kalmagyz-2465834
Читайте нас: