Ышаныч
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
14 август 2021, 23:58

23 алтын медаль яуладылар

Уфада Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының беренче көнендә Русия гимны 23 тапкыр яңгырады.

23 алтын медаль яуладылар
23 алтын медаль яуладылар
Ил спортчылары 23 алтын медаль яулады.

Келәмдә көннең беренче яртысында грэпплинг буенча кадетлар көрәште, көннең икенче яртысында – юриорлар.

Русия спортчылары кадетлар бүлегендә түбәндәге авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яулады: Вячеслав Шкодкин (39-42 кг), Мөхәммәт Османов (46 кг), Али Казимов (50 кг), Степан Зубков (54 кг), Мохмад Закров (58 кг), Гамид Хиясов (110 кг), Алия Сактапберген (40 кг), Карина Морзабаева (43 кг), Ульяна Ходжинова (46 кг), Елена Ефремова (52 кг), Алинә Копейкина (65 кг), Александра Племяшова (90 кг).

Юниорлар арасында: Хәбиб Атлуев (58 кг), Исмаил Кадиев (62 кг), Ислам Бочкаев (66 кг), Рәсүл Абдулвадулов (71 кг), Магомедмухтар Гусенов (84 кг), Судим Ходжалиев (92 кг), Шахсолтан Алакаев (130 кг), Аделина Морзабаева (53 кг), Валентина Павлова (64 кг), Анна Ершова (71 кг), Ангелина Леонидова (90 кг).

Бүген ярышлар грэпплинг-ги төрендә дәвам итәчәк. Дөнья чемпионаты медальләре өчен бүген кадетлар арасында Эмиль Исламгулов (46 кг) һәм Карина Морзабаева (43 кг), юниорлар арасында Аделина Морзабаева (53 кг), Валерия Давыдова (49 кг) һәм Низам Идрисов (62 кг) көрәшәчәк.

Фото: Айнур Нурмөхәммәтов.

 

Автор:Резеда Галикәева
 
23 алтын медаль яуладылар
23 алтын медаль яуладылар
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-14/23-altyn-medal-yauladylar-2465289
Читайте нас: