Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
13 август 2021, 14:15

Уфада дөнья чемпионаты башланды

13-23 августта Уфа бөтен дөньядан иң көчле яшь көрәшчеләрне җыя.

Уфада дөнья чемпионаты башланды
Уфада дөнья чемпионаты башланды

Бүген "Уфа-Арена" универсаль аренасында үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты старт алды. Аны кадетлар һәм үсмерләр арасында грэпплинг буенча ярышлар ачып җибәрде.

Чемпионатны оештыручылар - Башкортстан Республикасы, Берләшкән көрәш дөньясы, Русия көрәш федерациясе, Русия спорт министрлыгы.

Грэпплингта Әрмәнстан, Әзербайҗан, Беларусия, Хорватия, Испания, Венгрия, Италия, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Филиппин, Русия һәм Румыния спортчылары чыгыш ясый.

Русия данын79 яшь көрәшче яклый. Казахстан өчен 57 спортчы чыгыш ясый. Бу - иң күпсанлы җыелма командалар.

Грэплинг буенча ярышлар 13 һәм 14 августта узачак, 68 медаль комплекты уйнатылачак. Ирекле көрәш буенча ярышлар - 16-20 августта, 20-22 августта грек-рим көрәше буенча узачак.

Исегезгә төшерәбез, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты 53 илдән катнашучыларны җыячак һәм 2024 елда Парижда узачак Олимпия уеннарында потенциаль катнашучыларның беренче каравы булачак.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Уфада дөнья чемпионаты башланды
Уфада дөнья чемпионаты башланды
Автор:https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-08-13/ufada-d-nya-chempionaty-bashlandy-2464224
Читайте нас: