Ышаныч
+13 °С
Облачно
спорт
31 Декабря 2020, 21:00

Яңа җиңүләргә омтылып

Күптән түгел “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында самбо буенча җыеннар узды, анда төбәкара һәм региональ ярышларда үзләрен яхшы яктан гына күрсәтүче республиканың 72 яшь спортчысы әзерлек үтте.

Күптән түгел “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында самбо буенча җыеннар узды, анда төбәкара һәм региональ ярышларда үзләрен яхшы яктан гына күрсәтүче республиканың 72 яшь спортчысы әзерлек үтте. Алар арасында Аскын районыннан да самбочылар бар иде. Җыеннарның төп максаты — яшь көрәшчеләрнең квалификациясен күтәрү, осталыгын арттыру.

Мондый тренировкаларда дусларча мөнәсәбәт, бер-береңә ихтирам тәрбияләнә. Балалар бергәләп шөгыльләнә, ял итә. Һәр спортчы үз өстендә нәтиҗәле эш алып бара. Чөнки алар белән тәҗрибәле тренерлар эшли: Юрий Лошаков (Дәүләкән), Руслан Мостафин (Белорецк), Раил Нагоев, Сергей Хәйбуллин (Нефтекама), Руслан Аббязов (Аскын). Шулай ук тренерлар арасында Стәрлетамак шәһәренең яшь самбочысы, үткән елда дөнья чемпионы исемен яулаучы Эдуард Мурашкин да бар иде. Мондый тәҗрибәле осталар үткәргән мастер-класслар яшь көрәшчеләргә зур ярдәм һәм этәргеч булып тора.

Илһам Нурмөхәмәтов (“Батыр” физкультура-савыктыру комплексы директоры) әйтүенчә, мондый тренировкаларсыз Идел буе федераль округы дәрәҗәсенә чыгу авыр, шуңа да шушы җыеннар һәр спортчының осталыгын югары күтәрүгә юнәлтелгән. Һәм бу система яхшы эшләп килә, чөнки биредә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр тренировкада катнаша да инде. Ил дәрәҗәсенә чыкканда да шундый ук күренеш күзәтелә: федераль округ ярышларыннан соң, барлык призерлар да җыела һәм турнирга чыгар алдыннан бергә тренировкалар үтә.

Тренировкалардан соң, ял итү дә планлаштырылган иде. Ял көннәрендә кунаклар “Танып” шифаханәсе һәм районның билгеле урыннары белән танышты. Мондый чараларны үткәрү җаваплы эш булып тора, әлбәттә, һәм монда Авыл хуҗалыгы колледжы җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтте.

— Тренировкалар җыены үткәрү Аскын районы өчен әлегә яңалык булып торса да, киләчәктә без мондый эшләрне оештырырбыз, күрше район, шәһәрләрдән килүчеләр белән араларыбыз тагын да якынаер, өзелмәс, дип өметләнәм, — диде Илһам Мәрван улы. — Август аенда шундый ук җыен Туймазы шәһәрендә дә үтәчәк һәм анда да катнашачакбыз.

Вадим Шәрәфетдинов.

Автор фотосы.
Читайте нас