Бу фикер белән авыл хуҗалыгы колледжы тренеры Ринат Закиров та һәрвакыт килешә һәм эшендә дә шушы кагыйдәгә таяна. Әлбәттә, нәтиҗә дә үзен озак көттерми.
Мини-футбол буенча кызлар командасы быел яз районыбыз данын намуслы яклады: башта Калтасы районында үткән төбәкара ярышларда җиңүгә ирешсә, республика этабында — икенче, гомум зачетта дүртенче урынга чыкты. Ринат Гариб улы әйтүенә караганда, мондый уңышның сере тренерларның үзара аралашып һәм дөрес эшли белүендә. Мини-футбол буенча дәресләрне үз эшенең остасы булган өч белгеч үткәрде. Ринат Закиров уенның техник тактикасы әзерлеге өчен җавап бирсә, Николай Борисов — капкачы әзерлеге, Руслан Яхин чыдамлылык һәм физик әзерлек өчен җаваплы булды (ике тренер да Балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән).
— Бер-беребезне аңлап, аралашып эшлибез. Һәр тренер икенчесен алыштырып тора ала. Шуңа да хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә сөендерерлек, — ди Ринат Закиров. —Тренировкаларның системалы рәвештә алып барылуы да моңа зур йогынты ясый. Шуңа да алар атнасына өч тапкыр икешәр сәгать үткәрелде. Шулай ук һәр бала белән аерым шөгыльләнү дә бары файдага гына.
Ринат Гариб улы билгеләвенчә, һәр баланың эмоциональ торышын күрү һәм вакытында кирәк якка юнәлтә белү зарур. Җиңүләр хакында сөйләгәндә Ринат Закиров уңышка юлның озын булуын, моның өчен ел ярым әзерлек таләп ителгәнлеген билгеләп үтте. 2003, 2004, 2005 һәм 2006 елгы сайлап алынган өметле 44 футболчы кыздан, киеренке әзерлекләрдән соң, бары тик 16сы гына командага кергән, ә бүгенгә тугыз гына калган. Ринат Закиров әйтүенчә, болар футболны ныклап хөрмәт иткән һәм яраткан уенчылар. Алар баштан ук команданың нигезен тәшкил иткән.
— Әгәр без кызларны вакытында кызыксындыра алмаган булсак, аларны югалткан булыр идек, — ди Ринат Закиров. — Еш кына кызларны өлкәннәрнең тренировкаларына чакырдык, анда алар үзләренә кирәкле күнекмәләр алды, уенның яңа алымнарын үзләштерде. Төрле дәрәҗә ярышларда катнашу да, һичшиксез, файдалы булды һәм кызлардагы кызыксынуны тагын да арттырды.
Команданың киләчәген күзаллаганда, күпчелек уенчылар мәктәп командалары арасындагы ярышларда катнаша алмаячак, әмма тренировкалар дәвам итә, һәм алар инде республиканың хатын-кызлар командалары белән ярышачак.
— Бу кызларны игътибардан читтә калдырырга ярамый, һәм без, тренерлары буларак, алар арытаба да футбол белән шөгыльләнсен өчен барысын да эшләячәкбез, — диде сүзен йомгаклап Ринат Гариб улы. — Алар да, үз чиратында, кечерәк футболчыларны әзерләүдә ярдәм итүдән тыш, үзләренә алмашчылар табарга вәгъдә итте.
Әйткәндәй, мини-футбол буенча республика ярышларыннан соң, Аделина Абдуллинага 2004 елгы футболчы кызлар арасында республика җыелма командасы әгъзасы булырга тәкъдим иткәннәр, анда Башкортстаннан нибары 18 кыз. Моңардан тыш, Аделинаны һәм сеңлесен “Уфа” футбол клубы мәктәбенә укырга чакырганнар, анда интернат һәм тулы дәүләт тәэминаты бар.
Наталья Пушкарева.