Ышаныч
+13 °С
Ясно
спорт
31 Декабря 2020, 21:00

«Хәвефсез тәгәрмәч» номинантлары

Күптән түгел Уфа шәһәренең “Черемушки” савыктыру лагеренда юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Хәвефсез тәгәрмәч-2017” республика конкурсы үтте.

Ул Эчке эшләр министрлыгы БР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәлеге тарафыннан Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Әлеге чара балалар һәм үсмерләрдә Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү таләбен тәрбияләүгә юнәлтелгән. Төп максат — юлларда балалар гомерен саклап калу, ә юл фаҗигасе булган очракта травма авырлыгын киметү.
Ике көн дәвамында барлык район һәм шәһәрләрдән килгән балалар үзара ярышты, Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен һәм медицина әзерлеген күрсәтте. Укучылар юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә төпле белемнәрен, юлдагы четерекле хәлләрдән чыгу юлын табу осталыгын дәлилләде. Безнең район намусын Аскын 1нче мәктәбеннән директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Олег Әфләтунов җитәкчелегендә укучылар Надир Галиев, Аделина Вәлишина, Алина Имаева, Алмаз Камалов яклады.
— Безгә чыгыш ясау бик ошады. Барлык укытучыларыбыз һәм әти-әниләребезгә, бигрәк тә Алевтина Солодова һәм Елена Рогатинага аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт, — ди балалар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең укучылар иң яхшы ун команда арасына керде һәм “Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр” номинациясендә җиңүче булды. Бүләккә алар Мәгариф министрлыгы дипломы, Уфа шәһәрендә аквапаркка бушлай керү сертификатлары һәм велосипедлар алды.
Әгәр балалар 10-12 яшендә юл йөрү кагыйдәләрен белә икән, аны һәрчак саклаячак дигән ышаныч бар. Бәлки, балаларның кайберсе киләчәктә хокук саклау органнарына, шул исәптән Дәүләт инспекциясенә эшкә барыр. Чөнки мондый конкурслар балаларда арытаба һөнәр сайлау һәм эшчәнлек өчен мөһим сыйфатлар тәрбияли, — диде ЮХХДИ дәүләт инспекторы Айдар Галиев.
Нина Николаева.
Автор фотосы.

Читайте нас