Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
спорт
19 ноябрь 2019, 12:25

Спорт мастерына кандидат Фирзән Дилмиев.

Фирзән Дилмиев — спорт мастерына кандидат булып, самбо буенча яңадан-яңа үрләр яулый.

Фирзән Дилмиев хәзер Чувашия Республикасының В.М.Краснов исемендәге Чебоксар олимпия резервы училищесында укуына карамастан, якыннары, туганнары һәм җанатарлары аның самбо буенча уңышлары белән һәрдаим кызыксынып тора.
Аның тормышы спорт училищесында никадәр үзгәрүе һәм чемпион титулын ничек кулыннан ычкындырмавы турында яшь, әмма искиткеч сәләтле спортчының үзе белән әңгәмә барышында белдек. Училищеда укый башлагач яулаган чираттагы җиңүеннән соң (бу юлы Чебоксар шәһәрендә үткән бөтенрусия турнирында), Фирзәнне бер атнага өенә кайтарганнар. Яшь чемпион туган районына кайтып, якыннары белән күрешкәннән соң, “Батыр” физкультура-савыктыру комплексына юл тота. Урамда кемне генә очратмасын, барысы да туктап, хәлләрен сораша, чөнки аның өчен бөтен район белән җан атабыз.

Самбо — тормыш мәгънәсе

Халык арасында спортчы икән, димәк, башка фәннәрдән белеме бик яхшы түгел, дигән төшенчә бар. Бу бер дә дөрес фикер түгел. Киресенчә, спорт белән җитди шөгыльләнгән кеше даими аң-белем үсешендә була. Фирзән өчен дә самбо белән мавыгуы мәктәптә укуын яхшыртырга ярдәм итә.
— Спорт белән шөгыльләнү минем өчен вакытны дөрес һәм файдалы түләргә, планлаштырганга һәрчак өлгерергә өйрәтте. Ә бу темп һәрчак хәрәкәттә булырга, телевизор карау яки социаль челтәрләрдә утыруга бүленмәскә ярдәм итә. Болар барысы да укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирде, — дип аңлата яшь спортчы.
Чебоксар спорт училищесына кергәндә аттестаттагы билгеләргә дә зур игътибар бүленә, чөнки белемле кеше генә чын спортчы була ала. Самбо секциясендә шөгыльләнә башлауның беренче көненнән үк спорт Фирзән өчен тормышының төп өлешенә әйләнә. ФОКта тренировкалардан соң, ул кичләрен йөгерүгә чыга, каникул вакытларында үзаллы шөгыльләнә. Ныкышмалылыгы һәм көндәлек тырышлыгы белән югары нәтиҗәләргә ирешә: бүген ул үз авырлык категориясендә республиканың күптапкыр чемпионы, Бөтенрусия турнирлары җиңүчесе, самбо буенча спорт мастерына кандидат. Фирзән самбо белән беррәттән дзюдо буенча ярышларда да катнаша һәм пьедесталның югары баскычына күтәрелә. Райондашыбыз үз авырлык категориясендә республика чикләрендәге барлык спортчылар белән көрәеп, җиңү яулый. Һәр көрәш өчен бүленгән дүрт минутның 10-15 секундын гына кулланып, беренче алымда ук җиңүгә ирешә. Шуңа күрә уналты яшьлек спортчы арытаба барырга була.
— Беренчедән, иң яхшы олимпия резервы училищеларының берсендә уку, биредә төрле алымнарга ия, һәрчак җиңеп булмаган егетләр барлыгы белән кызыклы. Икенчедән, монда бөтенләй буш вакыт юк: тренировка, уку, тренировка, — дип мөкиббән китеп сөйли Фирзән.
Бу көндәлек расписаниедә ачык күренә: иртәнге тугыздан төшкә кадәр — тренировка, сәгать бишкә кадәр — уку, алтыдан сигезгә кадәр — тренировка, тик якшәмбе көн иртән тренировкалар гына. Көн дә көн мондый расписание җиләтмиме дигән соравыбызга ул, киресенчә, тагын да ныграк дәртләндерә дип җаваплады.
— Һәр спортчы үз көндәлеген алып бара, анда көн саен ирешергә кирәкле максатын, төзәтергә кирәкле хаталарын яза. Аннары тренировкалар барышында һәм эшеңне анализлаганда нәтиҗәсе күренсә, арытаба шөгыльләнергә дәрт өстәлә, — дип аңлатты Фирзән.

Район горурлыгы

— Ике айдан соң спорт училищесында аның эш нәтиҗәсе ачык күренә. Ул хәрәкәтләренең тизлеге һәм көрәшкә җәлеп итү осталыгы ярдәмендә өлкән тренерларны да егып сала ала. Фирзән көрәшне тоя белә, хәзер аңа техниканы камилләштерергә генә кирәк, — дип горурлык белән сөйлиләр тәрбияләнүчеләре турында “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы директоры Илһам Нурмөхәмәтов һәм тренер Руслан Аббязов.
Фирзән бүген Руслан Рөстәм улында шөгыльләнүче самбочыларга берничә алымны күрсәтеп, үзен тренер сыйфатында сынап карады.
Фирзән якыннары, туганнары, беренче тренерлары һәм дуслары белән очрашудан уңай тәэссоратлар туплап, бер атна ялыннан соң, Чебоксарга яңа иптәшләре һәм тренеры Вячеслав Пегасов янына юл тотты.
Зинира Батырова.
Читайте нас: