Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
26 июнь 2018, 18:40

Теләгең зур булса

Футбол буенча дөнья чемпионатында булу, Русия командасының көндәше капкасына туп кертеп, матчта җиңүен күрү — һәр көярмәннең изге хыялы. Күбияз авылыннан Өлфәт Солтаншинга шушы бәхет елмайды.

Футбол буенча дөнья чемпионатында булу, Русия командасының көндәше капкасына туп кертеп, матчта җиңүен күрү — һәр көярмәннең изге хыялы. Күбияз авылыннан Өлфәт Солтаншинга шушы бәхет елмайды. Якташыбыз әңгәмә барышында Мәскәү шәһәрендә Дөнья чемпионатын ачу тантанасында алган онытылмас хатирәләре белән уртаклашты.

— Өлфәт Касыймович, ФИФА-2018гә билет алуы авыр булдымы?

— Күпләр билет алуы җиңел, дип уйлый, ә ул алай түгел. Рәсми сайтта гариза биргәннән һәм тикшергәннән соң, электрон почтага заявканы хуплап хәбәр килә. Аннары билет сатып алу һәм көярмән паспорты алу процедурасы башлана.

— Шундый бөтендөнья күләмендәге чарада катнашудан алган тәэссоратларыгызны гәзит укучылар белән дә уртаклашсагыз.

— Һичшиксез, Дөнья чемпинатын ачу көне һәм безнең җыелма команданың Согуд Гарәбстаны командасы белән матчы тормышымда онытылмас мизгелләрнең берсе булып, уелып калды. Русия көярмәннәргә футбол шәһәренә бушлай поездда бару яисә самолетта очу мөмкинлеге биреп, абруен тагын да күтәрде. Бу, әлбәттә, зур ярдәм.

Менә Шереметьево аэропорты, аннары Белоруссия вокзалы, метро һәм Кызыл мәйдан. Нинди генә милләт кешесе юк!? Көярмәннәр үзләренең милли телләрендә җырлар башкара, туп, барабан уйный, катнашучы илләрнең флаглары, төрле плакатлар шушы тамашага чагу төс өсти. Иң мөһиме — бөтен җирдә чиста, пөхтә, тәртип, тавыш чыгарган, исерткеч эчемлекләр эчкән кеше юк.

Сәгать иртәнге унда Тарих, Бөек Ватан сугышы музейлары ишекләрен ачты.

14:00 сәгатьтә көярмәннәр үзгәртеп корганнан соң мавыктыргыч дөньяга әйләнгән “Лужники” стадионы ягына агылды. Дикторның Дөнья чемпионатына һәм беренче матчка килгән 79 000 кешегә комментарийлары яңгырады.

ФИФА-2018 бар тамашачыны таң калдырган спорт трюкларыннан, күнекмәләреннән башланды. Спортчылар чыгыш ясаганнан соң, сәхнәгә Робби Уильямс белән Аида Гарифуллина чыгып, бөтен дөньяга таныш булган хитлар башкарды. Алар белән катнашучы 32 ил җырчылары чыкты. Менә Испания футболчысы Икер Касильяс һәм Русия моделе Наталья Водянова мәйданга Чемпионатның төп коралы — алтын тупны чыгарды, стадион көчле алкышларга күмелде. Мундиаль-2018 посолы Виктория Лопырева стадион уртасына Дөнья чемпионаты символы булган махсус туп чыгарды. ФИФА башлыгы Джанни Инфантино чыгышында Русиянең Дөнья чемпионатына югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләде.

— Өлфәт Касыймович, сезнең һәм башка көярмәннәрнең матчның беренче минутларындагы хис-кичерешләрен билгеләп үтегез әле.

— Дулкынландыргыч мизгел — матч башланды. Әйе, җыелма командабызның җиңүенә ышаныч белән килгән көярмәннәр башта уен барышын сүлпәнрәк күзәтте. Әмма Юрий Газинский унынчы минутта ук беренче гол керткәч, Русия командасы җанатарлары бөтен стадионны көчле тавышлар, сыбызгы, алкышлар белән яңгыратты. Аннары ике гол Денис Черышевныкы, берәр — Артур Дзюба һәм Александр Головин.һәм...5:0!

Уеннан соң стадион бик озак тынмады, көчле алкышлар 15 минутлап яңгырады.

— Әйе, Өлфәт Касыймович, матчтан алган уңай тәэссорат, уй-кичереш чаткылары әле булса күзләрегездә яна. Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Зинира Батырова.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: