Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
спорт
18 Май 2018, 11:34

Тапкырлык, чыдамлык, җитезлек район спортчыларына хас сыйфатлар

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар чикләрендә чагу һәм онытылмас спорт ярышлары үтте.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар чикләрендә чагу һәм онытылмас спорт ярышлары үтте.

Район мәктәпләрендә укучылар йөзү, шахмат, волейбол, билбау көрәшендә, җиңел атлетика кроссында актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Йөзү

Район спортчылары һәр ярышта максатчанлык һәм ныкышмалылык белән яңадан-яңа үрләр яулап булганлыкны исбатлый. Йөзү буенча ярышларда 1- 11 сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар арасында Зиннур Юнысов (Аскын 1нче мәктәбе) — беренче, Максим Якупов (Яңа Казанчы) — икенче, Алмаз Талипов (Аскын 1нче мәктәбе) өченче урын алды. 50 метр дистанциядә үз яшь категорияләрендә Радмир Юнысов, Сөмбел Могътәбарова (Аскын 1нче мәктәбе), Данил Кәримов (Петропавловка), Регина Мөкъсинова (Кашка), Илһам Латыйпов (Яңа Казанчы) җиңүчеләр булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр: Алсу Ахунова — финишка беренче, Нургизә Исламова — икенче, Гөлназ Фатихова өченче булып килде. Егетләр арасында иң җитезе Илназ Фәтхетдинов булды, икенче — Айнур Мөфтиев, өченче — Денис Бәләгытдинов.

Шахмат

Тапкырлык, игътибарлылык, көндәшең нинди адым ясаячагын алдан тоемлау осталыгы — чын шахматчыларга хас сыйфатлар. Советлар Союзы Герое Сәлимҗан Галимҗанов призына шахмат буенча ярышларда иң осталары Иске Мотабаштан бертуган Галия һәм Инсаф Әхмәтгалиевлар булды, 12 яшькә кадәрге шахматчылар арасында аларга тиңнәр табылмады. Чемпионнардан аз гына калышып Азат Әсләмов, Алина Абдуллина (Аскын 1нче мәктәбе) — икенче, Альберт Миңнеәхмәтов (Аскын 1нче мәктәбе) һәм Снежана Зиганшина (Аскын 2нче мәктәбе) өченче урын яулады. 13-18 яшькә кадәрге егетләр арасында ярыш аеруча киеренке барды. Шахмат турниры нәтиҗәләре буенча беренче тактада: Аскын 2нче мәктәбеннән Тимур Саяхинуров — беренче, Эльнар Әхмәтов — икенче, Илназ Фәүзетдинов өченче урын алды. Икенче тактада Петропавловкадан Илдар Мөхәмәтдинов — беренче, Вилнур Дәүләтханов — икенче, Аскын 1нче мәктәбеннән Антон Паруллин өченче урынга чыкты. Өченче тактада Аскын 2нче мәктәбеннән Ильяс Хәбибуллин — беренче, Артур Йосыпов — икенче, ә кашкалылар Эльмир Гайбошев һәм Рәҗәп Зәйнетдинов өченче урынны бүлеште. Бу яшь категориясендә кызлар арасында Аделина Абдуллина (Аскын 1нче мәктәбе) җиңүче булды, Арина Әбелкарамова (Аскын 1нче мәктәбе) — икенче, Нурия Әхмәдуллина (Аскын 2нче мәктәбе) өченче урын алды.

Шахмат буенча турнирда бу юлы 55 кеше, шул исәптән 42 егет һәм 13 кыз катнашты.

Волейбол

Советлар Союзы Герое Сергей Пономарев истәлегенә волейбол буенча ярышлар бик кызу барды, анда шәхси эшкуарлар, предприятие, оешма эшчеләре, мәктәп һәм Башшкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжы укучылары катнашты. “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында бу көнне биш команда көч сынашты: Аскын, Балтач, Тәтешле полиция бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары, Күбияз авыл биләмәсе, “Батыр” комплексы. Аскынлылар уенны яхшы башлады: Күбияз һәм “Батыр” комплексы командалары көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңде, әмма хәлиткеч уенда фортуна артын борды. Балтач командасы күбиязлыларны ике очкога узганнан соң, уңыш аларны ахыргача ташламады. Ярыш нәтиҗәләре буенча пьедесталның иң югары баскычына Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре күтәрелде, икенче баскычта — Күбияз авыл биләмәсе һәм өченчедә “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы командалары. Ярышта катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңел атлетика кроссы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган спорт чаралары Советлар Союзы Герое Нурулла Сафин призына җиңел атлетика кроссы белән тәмамланды. Кемузардан финишка омтылган йөгерүчеләргә карап сокланмау мөмкин түгел иде, җил дә ярдәм итәргә теләгәндәй, арттан исте. Чара 400 метрга 4 кешелек эстафетадан башланды. Монда 10-11 сыйныф укучылары арасында “Атлет” командасына (Аскын 2нче мәктәбе) җитүче булмады, икенче урында — “Атлет+” (Аскын 2нче мәктәбе) һәм өченчедә — “JAAZ” командасы (Кышлау-Елга). 7-8 сыйныф укучылары арасында “Стрела” (Аскын 1нче мәктәбе) — беренче, “Атлет” (Аскын 2нче мәктәбе) — икенче һәм Упканкүл укучылары өченче урын яулады. Арытаба шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә бүленде: 2400 метрда финишка беренче булып — Илшат Гайнетдинов (Аскын 2нче мәктәбе), икенче — Илгиз Миңнегалиев (Аскын 1нче мәктәбе), өченче Илдар Әбхалимов (Аскын 2нче мәктәбе) килде. Кызлар арасында 1600 метрлы дистанциядә беренче — Миләүшә Хәсәнова (Кышлау-Елга), икенче — Назгөл Зарипова һәм өченче Илүзә Сәмигуллина (Аскын 2нче мәктәбе) финишка килде. 800 метрга йөгерүдә егетләр арасында беренче урында — Илназ Мөфтиев (Үрмияз), икенче — Аяз Шаһиев (Аскын 1нче мәктәбе), өченче — Илһам Латыйпов (Яңа Казанчы). Кызлар арасында иң җитезе Азалия Мөхәмәдиева (Аскын 1нче мәктәбе), икенче — Гөлфия Сафитдинова (Иске Казанчы), өченче Азалия Миңнегалиева (Упканкүл) булды. 400 метр араны егетләр арасында беренче булып Артур Тайгинский (Аскын 1нче мәктәбе), икенче — Айнур Шакиров (Кышлау-Елга), өченче — Фәнүр Ногыманов (Иске Казанчы); кызлар арасында беренче — Диана Галәветдинова (Аскын 2нче мәктәбе), икенче — Людмила Мөхетдинова (Аскын 2нче мәктәбе), өченче Миләүшә Мөхәмәтҗанова (Яңа Казанчы) үтте. Спортта тәүге адымнарын ясаучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Эмиль Сәхипов (Күбияз) 200 метрны барысыннан да тизрәк үтте, Айбулат Сафин (Упканкүл) — икенче, Рүзил Гыймаев (Иске Мотабаш) өченче урын алды. Кызлар да малайлардан калышмады: финишка беренче булып — Наисә Гаязова, икенче — Диана Шәймәрданова (Иске Казанчы) һәм өченче Галия Әхмәтгалиева (Иске Мотабаш) килде.

Барлык җиңүчеләр Советлар Союзы Герое Нурулла Сафинның балалары: Булат, Зөфәр, Риф Сафиннар һәм Зилә Нурулла кызыннан Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алды.

Зинира Батырова.

Автор фотолары.
Читайте нас: