Ышаныч
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
1 гыйнвар 2021, 02:00

Җырлап-биеп сайлыйлар

#АскинцыВыбирают #АскинцыВыборы2019#ВЫБОРЫ2019

942 санлы Иске Күчкилде сайлау участогында бәйрәм төсе тудыру өчен матур концерт оештырганнар. Сайлаучылар тавыш биргәч, һәвәскәр артистларга кушылып җырлап, биеп, күңел ачып, рәхәтләнеп аралашып мөһим чарадан зур канәгатьлек алды. Шунда ук кул эшләре күргәзмәсе, чәй табыны оештырылган. Комиссия рәисе Әлфира Кыямова беренче булып тавыш бирергә килгән Эльза Гайнуллинага һәм быел башлап сайлаучы Фәдис Марвиевка истәлекле бүләкләр тапшырды. Сайлачыларның иртә белән гражданлык бурычларын үтәргә ашыгуы Иске Күчкилдедә бердәм, актив, республикабыз һәм авыл биләмәсе язмышына битараф булмаган кешеләр яшәвен дәлилли.
Читайте нас