Ышаныч
+13 °С
Облачно
Сайлау-2019
10 Сентября 2019, 08:57

Киләчәк тыныч булсын!

Иң мөһиме — хәзерге һәм киләчәк буынга безнең өлешкә төшкәннәрне күрергә, кичерергә туры килмәсен.

8 сентябрь Бөек Ватан сугышы ветераны Мәлик Гайсин өчен республика Башлыгын сайлаулары үтү белән генә түгел, ә аның өчен календарьдагы истәлекле дата белән дә билгеле: 8 сентябрь — Ленинград блокадасы башланган көн. Илебезнең төньяк башкаласын сугыш вакытында Мәлик Әгъзам улы хәрби хезмәттәшләре белән ике ел дошманнан саклый. Бу коточкыч вакыт була. Ул кешеләрнең бомба шартлаулардан гына түгел, ә ачлыктан кырылуын әле булса хәтерли. Бу хакта Мәлик Әгъзам улы хәлен белергә килгән авыл балаларына сөйли.

Иң мөһиме — хәзерге һәм киләчәк буынга безнең өлешкә төшкәннәрне күрергә, кичерергә туры килмәсен. Мин якты, матур, тыныч киләчәк өчен тавыш бирәм! — диде Мәлик Гайсин Яңа Кара участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен күчмә тартма белән өенә килгәч. — Беркем дә сайлаганнан соң, үкенерлек булмасын дип телим. Сайланганнар үзләре өчен тавыш биргәннәрнең ышанычын акласын.

Алия Гыйльванова.
Читайте нас