Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
10 сентябрь 2019, 14:03

Иминлек өчен тавыш бирдем

Бу һәр русияленең гражданлык бурычы, ил-көннәр имин, балаларга, оныкларга, туруннарга яхшы булсын өчен тавыш бирдем.

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлек торышлары буенча участокка килә алмаганнарны күчмә тартма белән өйләренә барып сайлата.

Төлгезбаш авылындагы 905нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары Лилия Гыйзәтуллина белән Зөфәр Фәтхуллин полиция хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучы Бәхтигәрәй Зинәтулла улы Гыйзәтуллинда булды. Тавыш бирү процедуралары үтәлде: бабай бюллетень тутырды һәм тавыш бирү өчен махсус күчмә урнага төшерде. Наилә Закирьян кызы билгеләвенчә, сайлауга һәрвакыт үзләре барган, әмма бу юлы гаилә башлыгының сәламәтлек торышы буенча өйдә тавыш биргәннәр. Ә балалары яшәгән урыннары —Уфа шәһәрендә тавыш биреп, авылга кайткан.

— Мин һәрвакыт барлык төр сайлауларда катнашам. Электән ул безнең өчен бәйрәм буларак кабул ителә иде, — ди Бәхтигәрәй Зинәтулла улы. — Бу һәр русияленең гражданлык бурычы, ил-көннәр имин, балаларга, оныкларга, туруннарга яхшы булсын өчен тавыш бирәм. Безнең яшьлек сугыш елларына туры килде, алар да безнең сынауларны үтмәсен.

Алия Гыйльванова.
Читайте нас: