Күбияз авылындагы 927 санлы участокта да сайлауда актив катнаштылар. Халык бик ихлас килде, гражданлык бурычына җаваплы карады. Районыбызның элекке имам хатыйбы, хәзрәт Хәсәновлар сайлауга парлашып, тормыш иптәше белән килде. Алар беренчеләрдән булып тавыш бирде. Шулай ук биредә күргәзмәләр дә оештырылган иде.