Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
8 сентябрь 2019, 15:50

Миләүшә гражданлык бурычы үтәде

#АскинцыВыбирают #АскинцыВыборы2019#ВЫБОРЫ2019

Яңа Казанчы авылында туып-үскән, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә белем алучы Миләүшә Фәдәнис кызы Хәсәнова әлеге мөһим чарага махсус кайткан. "18 яшем тулгач, мин дә сайлауларда катнашып, тавыш бирү хокукына ия булдым. Бу - минем гражданлык бурычым. Кемне сайлаячагымны да яхшы беләм. Киләчәктә илебездә бары яхшы якка үзгәрешләр булуын телим. Яшьләр өчен мөмкинлекләр артыр дип өметләнәм. Чөнки киләчәк - без, яшьләр, кулында бит", - ди тырыш кыз.

Яшь сайлаучы тавыш биреп чыкканнан соң, 932нче сайлау участогы рәисе Булат Әмир улы Хәсбиев аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Әйткәндәй, Миләүшә сайлауга гаиләсе: әнисе Ильмира, әтисе Фәдәнис, туганы Илмир белән килде.
Читайте нас: