Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
8 сентябрь 2019, 13:46

Көзге байлык күргәзмәсе

#АскинцыВыбирают #АскинцыВыборы2019#ВЫБОРЫ2019

930нчы Күнгәк участок сайлау комиссиясендә тавыш бирергә килүчеләрне көзге байлык күргәзмәсе каршылый. Биредә ниләр генә юк: яшелчә-җимеш, төрле кайнатмалар, кышкылыкка әзерләнгән салатлар һ.б. Күргәзмәнең бизәлеше дә төптән уйлап башкарылган. Күнгәклеләр бу күргәзмәне оештырып, авылда уңган, булдыклы, бердәм, бай күңелле кешеләр яшәвен күрсәтергә теләгән. Ниятләренә ирешкәннәр, күргәзмәгә күз салу белән моны ачык күрергә мөмкин. Иртәнге 10га кадәр йөздән артык кеше тавыш биреп тә өлгергән.
Читайте нас: