908 санлы Тюйск сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдән үк халыкның активлыгы сизелде. Авыл халкы бер-бер артлы гражданлык бурычын үтәү өчен Мәдәният йортында урнашкан участокка ашыкты. Биредә сайлаучылар игътибарына берсеннән-берсе чагу кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә төбәк хатын-кызларының уңганлыгы чагылды.