Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
30 август 2019, 15:18

Радий Хәбиров сайлау алды дебатында катнашачак

- “Дебатлар” сүзен мин беренче тапкыр әйткәч, Русия сәяси традициясенә тугры калып, аларга вакытны сарыф итәргә теләмим, дип җавап бирдем, - дип яза “Фейсбук”тагы битендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров.

"Тик менә кешеләр белән даими аралашу тәҗрибәмнән чыгып, миңа аудитория белән турыдан-туры элемтәдә эшләү һәм мәгълүмат алу җиңелрәк дигән нәтиҗәгә килә башладым. Бу катнашучыларга да, тамашачыларга да файдалы булачак, шуңа күрә мин дебатларда да катнашам. Дөресен генә әйткәндә, моны ничек эшләвемне күз алдына да китермим, шуңа күрә китап сатып алдым, яхшы диләр. Әзерләнәм. Ә кандидатларның штаблары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары датасын һәм вакытын билгеләсен..." - дип яза Радий Фәрит улы.Дебатлар 5 сентябрьдә 19 сәгать 30 минутта БСТ, «Россия-1», «Россия-24», «Вся Уфа», РБК ТВ, UTV телеканалларында үтәчәк һәм YouTube, ВКонтакте, Facebook социаль челтәрләрендә трансляцияләнәчәк.
Читайте нас: