Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
27 август 2019, 17:00

Сайлаулар үтәкүренмәле булырга тиеш

КОИБ — аерым сайлау участогындагы сайлау бюллетенен кабул итеп, аны тулысынча тикшерүче корылма.

КОИБ — аерым сайлау участогындагы сайлау бюллетенен кабул итеп, аны тулысынча тикшерүче корылма. Ул берьюлы берничә яисә башка участок бюллетеньнәрен кабул итми.

КОИБ сайлауларда хаталар җибәрмәүне, тиз арада тавышларны санауны тәэмин итә. Шул ук вакытта, КОИБ урыннарда үтәчәк 7 төрле сайлауларга кадәр мәгълүмат кабул итә ала. Ягъни, быел 8 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда республика Башлыгы сайлаганда гына түгел, урындагы үзидарәгә сайлауларда да кулланылачак.

Беренче тапкыр Башкортстанда КОИБлар 2003 елның 7 декабрендә үткән сайлауларда кулланылды.

8 сентябрьдә республикада үтәчәк Башкортстан Башлыгын сайлауларда да сайлау участокларында 225 әлеге корылма урнаштырылачак. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән белдерүләренчә, бу корылма сайлау участогында мең кешедән күбрәк сайлаучы кеше теркәлгән урыннарга куелачак.
Читайте нас: