Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
16 август 2019, 12:22

Кандидатның ышанычлы вәкиле кем ул?

Ышанычлы вәкилләрне теркәү үткән кандидат билгели.

Ышанычлы вәкилләрне теркәү үткән кандидат билгели. Ышанычлы вәкилләрне билгеләү кандидатның бурычы түгел, ә хокукы, ягъни ул ышанычлы кешеләрне билгеләргәме, юкмы, аларның арасында вәкаләтләрне ничек бүләргә үзе хәл итә. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидат 150гә кадәр ышанычлы вәкил билгеләргә хокуклы.

Ышанычлы вәкилләр сайлауларны оештыручы сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә. Моның өчен кандидат комиссиягә гражданнарның ризалыгы турында гаризалары белән бергә ышанычлы вәкил итеп билгеләнүләре хакында язма гариза тапшыра. Ышанычлы вәкилләр сайлау комиссиясендә таныклыклар ала. Кандидатлар, дәүләт яки сайланучы муниципаль вазыйфаларны биләүче шәхесләр, урындагы хакимият башлыклары, сайлау комиссияләре аппараты эшчәннәре кандидатларның ышанычлы вәкиле була алмый. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ышанычлы вәкил вәкаләтләрен башкару вакытына үзләренең вазыйфа бурычларыннан азат ителгән очракта гына билгеләнә ала.

Ышанычлы вәкилләр үз кандидатлары файдасына агитация эшен алып бара. Моңардан тыш, ышанычлы вәкил сайлау комиссиясенең барлык утырышларында булырга, шулай ук участок, территориаль сайлау комиссияләренең сайлаучылар исемлеге, бюллетеньнәр, протоколлар, тавыш бирү йомгаклары таблицалары белән эшләгәнне, тавышларны исәпләгәнне күзәтеп торырга хокуклы. Тавыш бирү көнендә ышанычлы вәкилләр сайлау участокларында эш башланганнан алып, йомгаклар протоколы югары торучы комиссия тарафыннан кабул ителгәнлеге турында хәбәр алынганчыга кадәр булырга хокуклы. Монда ул күзәтүче вәкаләтләренә ия.

Ышанычлы вәкил вәкаләтләре кандидат карары яисә аны билгеләгән кандидатның статусы югалу белән туктатыла.

Шулай ук ышанычлы вәкил вәкаләтләрен үз теләге белән туктата ала, тик бу хакта үзен билгеләгән кандидатка хәбәр итәргә һәм сайлау комиссиясенә таныклыкны кире кайтарырга тиеш. Ышанычлы вәкилләрне кире кайтару һәм вәкаләтләрен туктату турында хәбәр сайлау комиссиясе тарафыннан бастырылып чыга.

Нина Николаева әзерләде.
Читайте нас: