Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
6 август 2019, 14:08

Комиссия әгъзалары белемен камилләштерә

Уфа шәһәре Октябрь районы хакимиятенең зур залында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар узды.

Уфа шәһәре Октябрь районы хакимиятенең зур залында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар узды. Расланган укыту графигы нигезендә беренче дәрестә оештыру мәсьәләләре каралды.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Әлфизә Сәлимова катнашучыларны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау кампаниясенең билгеле этапларында участок сайлау комис­сия­ләренең эш графигын һәм тәртибен регламентлаучы карарлары белән таныштырды.

Укыту программасына “Участок сайлау ко­миссияләренең вәкаләтләре”, “Участок сайлау комиссияләренең әгъзалары статусы”, “Комиссия эшен планлаштыру”, “Участок сайлау комиссиясе утырышларын үткәрү” кебек сораулар кертелгән иде. Уку барышында участок комиссияләренең резерв составын формалаштыру һәм участок комиссиясенең резервтан яңа әгъзасын билгеләү тәртибенә зур игътибар бирелде.

Территориаль комиссия бухгалтеры Рита Хәкимова сайлау комиссияләре әгъзаларының хезмәтенә түләү буенча кулакчасыз исәп-хисап ясауга күчү тәртибе турында сөйләде. Графиклар һәм эшләнгән сәгатьләрнең саны турында мәгълүмат төзү тәртибе һәм финанс документлары белән эшләү буенча башка мәсьәләләр турында сөйләде.

Гадәттәгечә, Октябрь районындагы 87 участок комиссиясе әгъзаларын укыту өч төркемдә үткәрелә. Теоретик укытудан тыш, комиссия әгъзалары белән компьютер классларында кече төркемнәр белән гамәли дәресләр үткәрү дә каралган.
Читайте нас: