Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
5 август 2019, 18:39

"Мобиль сайлаучы" ярдәмендә тавыш биреп булачак

24 июльдән “Мобиль сайлаучы” механизмы эшкә кушылды.

24 июльдән “Мобиль сайлаучы” механизмы эшкә кушылды. Бу нәрсә? Аңардан ничек файдаланырга? Шушы хакта район Советы секретаре Рима Нәбиуллина сөйли:

— Аның ярдәмендә республиканың кайсы поч­магында булсаң да, сайлауларда тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен сайлау көнендә кайда буласың турында алдан гариза язарга кирәк. Әлеге башлангыч 8 сентябрьдә чит җирләрдә командировкада, ялда булучылар, читтә укучылар өчен уңайлы булачак. Шулай ук “Мобиль сайлаучы” хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы булачак. Сайлаулар көнендә кайда булачагыгыз һәм тавыш бирәчәгегез турындагы гаризаны 4 сентябрьгә кадәр теләсә-кайсы территориаль сайлау комиссиясенә язарга мөмкин. Шулай ук респуб­ликадагы күпфункцияле үзәкләргә, “Госуслуги”дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче бердәм порталга мөрәҗәгать итәргә була. Ә 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр республикадагы 3397 участок сайлау комиссиясенең берсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Гариза бирүченең үзе белән паспорты булырга тиеш. Әгәр дә граждан берничә гариза тапшырган икән, аның беренче язылганы гына гамәлдә булып санала. Гариза язылып та граждан каядыр китми икән, ул үз сайлау участогына килергә хокуклы. Монда инде аңа берникадәр тикшерү үтәргә кирәк булачак, ягъни аның башка участокта тавыш бирмәгәнлеген исбатлау мөһим. Участок сайлау комиссиясе моны ике сәгать эчендә ачыкларга тиеш.

Үрмияз мәктәбен тәмамлаучы Алмаз Абдуллин агымдагы елда сайлауга беренче тапкыр бара. Тик тавыш бирү көнендә — 8 сентябрьдә өйдә булмый, Уфа юридик институтында укуда кала. Ул территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итте һәм гаризалар кабул итү пункты операторы Любовь Балахонова белән тулай торакка якын урнашкан участок сайлау комиссиясен сайлады.
Читайте нас: