Ышаныч
-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сайлау-2019
2 август 2019, 13:33

Тавыш бирүгә нигезле әзерләнергә!

Урындагы сайлау штабының икенче утырышында көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды.

Урындагы сайлау штабының икенче утырышында көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды. Аларның һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул ителде.

— Сайлауларга нигезле әзерләнү өчен территориаль сайлау комиссиясенә эшне чаралар планына ярашлы алып барырга кирәк, — диде район хакимияте башлыгы, штаб рәисе Ришат Дихин. — Сайлаулар оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илдус Нәбиев катнашучыларны сайлауларга әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планы белән таныштырды. Атап әйткәндә, 28 һәм 4нче чакыру авыл биләмәсе Советларына, район Советына 7нче округ буенча һәм Табаскытамак авыл Советына (1 округ) депутатлыкка 258 кандидат теркәү 21 июньдә тәмамланды. Әлегә участок сайлау комиссияләре резервын тулыландыру һәм участок сайлау комиссиясе исемлеген ачыклау эше бара. 19 июльдән 4 сентябрьгә кадәр “Мобильный избиратель” программасы гамәлгә ашырыла. Август-сентябрьдә участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларны ике тапкыр йөреп чыгачак: беренче тапкыр — мәгълүматларны тикшерү, икенчесендә сайлауга чакыру кәгазе тарату максатында.

— Сайлаулар урындагы Советка булу сәбәпле, участок комиссияләре әгъзалары арасында туганлык булмаска тиеш, — диде Илдус Кадим улы.

Калган сораулар буенча район Советы секретаре Рима Нәбиуллина чыгыш ясады. Ул басма агитация материаллары тарату таләпләре турында сөйләп, республика Башлыгы вазыйфасына 11 кандидатның сигезе теркәлүе турында әйтте. Аларның һәрберсе агитациягә һәм басма агитация материаллары таратуга хокуклы. Шәһәрләрдә инде алар бар. Безнең районга әлегә агитация материаллары төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан гына килде. Рима Шамил кызы шулай ук басма агитация материаллары биналарда, корылмаларда һәм башка объектларда тик милек хуҗасының язма ризалыгы булганда гына ябыштырыла алуын искә төшерде. Әгәр алар дәүләт һәм муниципаль оешмаларда бушлай урнаштырыла икән, шәхси милекчеләр түләтү хокукына ия. Чыгыш ясаучы агитация материаллары кайда ябыштырылырга мөмкинлеге турында җентекле тукталды. Шулай итеп, бу эш тарихи, мәдәни һәм архитектура кыйммәтләре булган объектларда, тавыш бирү биналарында, закон белән тыелган урыннарда рөхсәт ителми. Әйткәндәй, басма агитация материалларын милек хуҗалары ризалыгыннан башка урнаштырган өчен 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф салына.

“Көз-2019” сайлауларында тавыш бирүчеләрнең актив катнашуларына килгәндә, Рима Шамил кызы бу юнәлештә авыл биләмәләре башлыклары, территориаль, участок сайлау комиссияләре, төрле категория сайлаучылар, атап әйткәндә, район Советы һәм биләмә депутатлары, җәмәгать оешмалары аша бердәм эш алып барылуын билгеләп үтте.

Бу мөһим!

Полиция хезмәткәрләре басма агитация материалларын таратучыларны шушы очракларда кулга алырга хокуклы:

кирәкле мәгълүматлар булмаган;

әгәр алар ялган булса;

таратканчы сайлау комиссиясенә

күрсәтелмәсә;

әгәр кадидат фондыннан түләнмәсә;

әгәр тыелган урыннарда таратылса.

Наталья Пушкарева.
Читайте нас: