Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
6 апрель 2022, 14:15

Сəламəтлек сагында тора

Эшен бар күңелен салып башкара

Сəламəтлек сагында тора
Сəламəтлек сагында тора

Əгəр матур гына йөреп яткан җирдəн кинəт сырхаулап китсəк, хəзерге болгавыр заманда бигрəк тə куркы[1]ныч. Күңелгə төрле куркыныч уйлар килə, һəрвакыт дəваханəгə дə барып булмый, барган хəлдə дə кушкуллап көтеп торган кеше юк. Шундый чак[1]та без кемгə барабыз? Əлбəттə, үзебезнең авылдагы фельдшер[1]га. Бу җəһəттəн безнең Арбаш авылы халкы, күзлəр генə тиеп китмəсен, ниһаять, уңды. Бездə үз эшен бар күңеле белəн яраткан, яшь булуына карамастан, инде байтак тəҗрибə ту[1]плап өлгергəн белгеч Зиятдинов Динар Ильвир улы эшли. Ул Бөре медицина колледжын тəмамлаганнан соң, биш ел Степановка авылында эшлəп ала, менə хəзер узган елның сентябреннəн Арбаш ФАПында хезмəт сала. Əлегə кадəр белгеч булмау сəбəпле, ябык торган ФАПка җан керде. Килүенең беренче көннəреннəн үк халык белəн аралашып, тиз арада уртак тел табып, матур гына эшлəп йөри. Күрше Чишмə -Үрəкəй авылында яшəп, Арбашка йөреп эшлəсə дə, һич тə зарланмый, киресенчə, электр белəн җылытылган, якты да, җылы да эш урынын чиста-пөхтə тотып, килгəн кешелəрне ачык йөз белəн ихлас каршы ала. Аның һəрвакыт тыныч йөзенə ка[1]расаң да булган чирлəрең чигенəдер кебек, ə мондый сəлəт Аллаһтан гына бирелəдер, мө[1]гаен. Безнең Динар бик матур гаилə башлыгы да. Алар тормыш иптəше Ольга белəн Самир исемле ул үстерəлəр. Динебезгə битараф булмаган Динар Самир дигəн исемне очра[1]клы гына сайламауларын, гарəп теленнəн тəрҗемəдə Аллаһы белəн киңəшлəшүче дип аталганын да бəян итте. Менə шундый ди[1]небезгə игьтибарлы, изге күңелле, ярдəмчел дə, гади дə кешелəребез күбрəк булганда, тормышыбыз да күпкə матуррак, яшəве дə күңеллерəк булыр иде. Амин, шулай гына була күрсен.

Фəтхия Əхмəтдинова. Арбаш авылы.

Сəламəтлек сагында тора
Сəламəтлек сагында тора
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: