Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
17 гыйнвар 2022, 15:05

“Омикрон” таралу сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләр көчәйтелә

Башкортстанда, яңа коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммы таралуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә белдерде.

“Омикрон” таралу сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләр көчәйтелә
“Омикрон” таралу сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләр көчәйтелә

– Без дөньяда «омикрон»ның тиз таралуын күрәбез. Экспертлар хәлнең бик негатив фаразын тәкъдим итте. Бу штаммның күпкә йогышлырак булуын исәпкә алганда, авыручылар саны элеккедән берничә тапкыр югарырак булырга мөмкин. Бу фараз чынга ашачакмы, юкмы — белмибез, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы әзер булырга тиеш, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе. — Шуңа күрә бездә кирәкле резерв, дарулар запасы булырга тиеш. Шулай ук Туймазы һәм Сибайда COVID-госпитальләрен төзүне тизләтергә кирәк.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, республикада вакциналанмаган кешеләр өчен гамәлдәге барлык чикләү чаралары һәм башка санитар-эпидемиологик нормалар саклана, шул исәптән битлек режимын мәҗбүри үтәү дә.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/149426.html

“Омикрон” таралу сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләр көчәйтелә
“Омикрон” таралу сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләр көчәйтелә
Автор:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-01-17/omikron-taralu-s-b-ple-sanitar-epidemiologik-tal-pl-r-k-ch-ytel-2657118
Читайте нас: