Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
3 декабрь 2021, 12:25

Тагын ниләр көтәргә?

Эшкә – QR-код, ялга – QR-код...

Тагын ниләр көтәргә?
Тагын ниләр көтәргә?

Ни кызганыч, исемен дә әйтү тәмам туйдырган “теге чир” декабрьгә дә ияреп керде. Аңа бәйле, таләпләр дә катгыйланды.

 1 декабрьдән Башкортстанда шифаханә, кунакханә, профилакторий һәм пансионатларга QR-код белән генә кереп була. Ягъни ковидка каршы вакцинация турында сертификат, яки 6 ай эчендә чирләп-терелү турында белешмә, яки прививка ясатуга медицина каршылыгы турында белешмә таләп ителә. Болар белән бергә ПЦР-тестның кире нәтиҗәсе дә сорала.

Әлбәттә, яңа ел каникуллары алдыннан мондый таләпләр кертелү ял итү учреждениеләре өчен отышлы түгел. Ни дисәң дә, нәкъ бәйрәм чорларында алар күбрәк акча эшләп кала иде. Әмма бүгенге хәвефле заманда беренче урынга сәламәтлек куелганын һәркем аңлый. “Йоматау” шифаханәсе директоры Андрей Степков әйтүенчә, пациентлар саны кимиячәк, әмма күпкә түгел – якынча исәпләүләр буенча, 6-7 процентка дип фаразлана. “Шифаханәнең үзендә эпидемиологик чаралар катгый үтәлә, – ди ул. – Бездә ял итәргә килүчеләрдә ковид ачыклану очраклары булды инде. Шуңа монда килү белән пациентлар тикшерелә, чиргә шикле кешеләр изоляторга җибәрелә. ПЦР-тест уңай булса, пациент я дәваханәгә озатыла, я өенә кайтарыла”, – ди ул.

Ял итү белән аңлашыла: кабул итмәсәләр, кайтырсың да китәрсең. Ә менә эштән кусалар – нишләрсең? Чөнки декабрь уртасыннан башлап эш урыннарында таләпләр катгыйлана: 18 декабрьдән ковидка каршы вакцина эшләтү турында сертификат яки 6 ай эчендә чирләп-терелү турында белешмәсе булмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерә башлаячаклар һәм хезмәт хакы да түләнмәячәк. Башкортстанның баш санитар табибы күрсәтмәсенә ярашлы, бу исемлеккә медицина, мәгариф, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, социаль хезмәтләндерү, транспорт, хокук саклау, хезмәтләр күрсәтү тармакларында эшләүчеләр керә. Документта әйтелүенчә, коллективның 80 проценты прививка ясаткан булырга тиеш. Калган 20 процентка медотводлары булганнар, шулай ук укуда, декретта һәм командировкадагылар керә. Вакцинаның беренче компонентын 18 ноябрьгә кадәр эшләтергә кирәк иде. Икенчесен 18 декабрьгә тиклем эшләтү таләп ителә. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр 30 декабрьгә кадәр тулысынча прививка эшләтергә тиеш.

Аннары Роспотребнадзор эш урыннарына тикшерүләр белән чыга башлаячак. Таләпләр үтәлмәгән урыннарда җитәкчеләргә административ штраф салынырга мөмкин.

 “Әгәр предприятиедә прививка ясаткан хезмәткәрләр саны 80 процентка тулмый икән, юридик шәхескә 200дән 500 мең сумга кадәр штраф карала. Шулай ук предприятиенең эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылырга мөмкин”, – диде Роспотребнадзорның төбәк бүлеге башлыгы вазифасын башкаручы Елена Шакирова.

Әлбәттә, монда таякның авыр башы эш бирүчегә төшә: чөнки тикшерүчеләр алдында ул җавап тота. Әмма шул ук вакытта ул прививка эшләтергә теләмәгән хезмәткәрне эштән читләштерү хокукына да ия. Ә эшләмәгән чор өчен хезмәткәргә эш хакы түләнми.

Шуны да билгеләп китик: әлегә Башкортстанда 2 миллионнан күбрәк кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Икесен дә эшләтүчеләр саны – 1 миллион 760 мең тирәсе. Республиканың баш санитар табибы Анна Казак сүзләренчә, үзеңне һәм якыннарыңны чирдән саклау өчен иң яхшысы – вакцина ясату. Өстәвенә, ковидның яңа штаммнары да барлыкка килеп тора һәм аларга бәйле чикләүләр дә катгыйланырга мөмкин. Әнә бит, хәзер ПЦР-тестларның яраклылык вакыты 72 сәгатьтән 48гә кадәр кыскартылды. Бу дөньяда коронавирусның яңа штаммы – “омикрон” барлыкка килүгә бәйле.

Автор:Язгөл Сафина
Тагын ниләр көтәргә?
Тагын ниләр көтәргә?
Автор:https://omet-rb.com/articles/koronavirus/2021-12-03/tagyn-nil-r-k-t-rg-2605310
Читайте нас: