Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
24 ноябрь 2021, 12:05

Авырыйсы килми! Нишләргә?

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларга багышланган брифинг үтте. Аны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды.  

Авырыйсы килми! Нишләргә?
Авырыйсы килми! Нишләргә?

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларга багышланган брифинг үтте. Аны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды.

Анда белгечләр күп сорауларга җавап бирде. Шуларның кайберләренә тукталып үтик.

- Республикага “Спутник-Лайт” вакцинасы кайчан кайтарылачак?
- 22 ноябрьдә кич Башкортстанга 78 600 мең доза «Спутник-Лайт» вакцинасы кайтарылды. Ул республикадагы барлык вакциналау пунктларына таратылачак. Бу вакцина элек прививкаланган яисә авырган 18-60 яшьлек кешеләр өчен тәгаенләнгән. Нинди вакцина кирәклеген медицина хезмәткәре сайлаячак.

- Миңа табиб тарафыннан тәкъдим ителгән вакцинаның кайда булу-булмавы турында ничек белергә?
- Уфадагы прививка ясату пунктларында нинди вакциналар барлыгын “Telegram-Бота # BashVaccBot”та белергә була. Бу уңайлы ярдәмчедә шәһәрнең районын һәм теләгән вакцинаны сайларга, аның кайсы вакциналау пунктында булуын белергә була.

- Нәкъ менә хәзер - салкын тию һәм грипп сезоны, өстәвенә, коронавирус инфекциясе пандемиясе дәвам итә. Баланы вируслардан ничек сакларга?
- Беренче чиратта тагын да тотрыклырак иммунитет формалаштыру өчен балаларны гриппка каршы вакциналарга кирәк. Икенчедән, санэпидемия нормаларын үтәү мотлак – урамнан кергәч һәм җәмәгать урыннарына барып кайтканнан соң кулларны сабынлап юу, битлекләр куллану, социаль дистанция саклау. Юылмаган куллар белән биткә, күзгә, борынга, авызга кагылырга ярамаганлыгын балаларга яхшылап аңлатырга кирәк.
Әле балаларга коронавирус инфекциясеннән вакциналанырга ярамый. Өлкәннәргә ярый. Балаларны инфекциядән саклау өчен гаиләдәге барлык өлкәннәргә вакциналанырга киңәш итәбез. Респиратор инфекция белән авыруның беренче билгеләре сизелү белән баланы мәктәпкә, балалар бакчасына илтмәскә, өйдә калдырырга, дәвалау билгеләү өчен педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Минем ОРВИларга карата һәрвакыт иммунитетым яхшы булды, мин мондый инфекцияләрне җиңел үткәрдем. Шуңа күрә миңа нигә вакциналанырга? Бу бит өстәмә хәвеф дигән сүз?
- SARS-CoV-2 вирусы — яңа штамм, ул югары вирулентлыкка ия. Моңа кадәр ул беркайчан да кеше популяциясендә булмады, шуңа кешедә аңа карата специфик иммунитет юк. Инфекцияне авыр үткәрү, шул исәптән үлү хәвефе прививка катлаулылыкларыннан күпкә югарырак. Прививкадан соң билгеләр, гадәттә, җиңел үтә.
Яңа коронавирус инфекциясенең максаты — җәмгыятьнең иммун системасын сындыру һәм җиңү. Шуңа күрә сездә нинди иммунитет булуга, ОРВИларны элек ничек кичерүегезгә карамастан, организмыгыз нинди инфекция белән очрашасын һәм антитәнчекләрне нинди вакыт эчендә булдыра алачагын белми. Безнең максат — сәламәтлекне саклау. Шуңа грипптан да, пневмококктан да, ковидтан да вакциналанырга кирәк.

- Авыруның җиңел билгеләре барлыкка килгәндә нишләргә?
- Коронавирус билгеләре ОРВИ белән гриппныкына охшаш. Алар башлану белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, коронавирус түгелме икәнен ачыкларга кирәк.
Билгеләр мондый:
югары температура, авыр сулыш алу, төчкерү, ютәлләү, борын тыгылу;
күкрәк һәм мускуллар авырту;
хәлсезлек, баш авырту;
укшытырга, костырырга, эч китәргә мөмкин.

Түбәндәге очракларда, һичшиксез, өйдә калырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк:
өч көннән артык югары температура сакланса;
Сovid-19 расланган кеше белән бәйләнештә булсагыз;
авыруның күпләп таралуы теркәлгән илдән кайтсагыз;
югары температура, ютәл, сулыш җитмәү күзәтелсә.

Фото: medvestnik.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Авырыйсы килми! Нишләргә?
Авырыйсы килми! Нишләргә?
Автор:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-11-24/avyryysy-kilmi-nishl-rg-2594537
Читайте нас: