Ышаныч
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
19 ноябрь 2021, 10:25

Тромб өзелүнең билгеләре

Бу бәладән ел саен әллә күпме кеше гомере өзелә.  

Тромб өзелүнең билгеләре
Тромб өзелүнең билгеләре

22 ел хезмәт стажына ия кардиолог Анна Кореневич тромб өзелүенә ишарә ясаган тәүге билгеләрне атады.

“Коронар артерияләрдә тромбоз  барлыкка килгән очракта кеше күкрәк читлегендә басым ясаган кебек һәм кысылуны хәтерләткән15 минуттан артыграк дәвам итүче  авыртулар кичерә. Хәлсезлек барлыкка килә, кеше еш тирли, ул хәтта үлемнән курка башларга мөмкин”, – дип аңлата табиб.

Аннары, бу халәттә кеше тын кысылу, укшу тойгысы кичерергә, косарга мөмкин. Бөтенләй авыр хәлдә кеше тончыга башлый, дип ассызыклый кардиолог. Кореневич сүзләре буенча авырту күкрәк читлегенең өске өлешендә, кулларда, муенда һәм хәтта аскы казналыкта кисәк барлыкка килергә мөмкин.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Тромб өзелүнең билгеләре
Тромб өзелүнең билгеләре
Автор:https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2021-11-18/tromb-zel-ne-bilgel-re-2588208
Читайте нас: