Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
16 ноябрь 2021, 09:25

Ковидны ничек җиңәргә?

Дүртөйле районы "Мирас" үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Хатип Фатыйхов - алдынгы карашлы шәхес.

Ковидны ничек җиңәргә?
Ковидны ничек җиңәргә?

 Ул - югары белемле инженер-механик, гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт салган кеше. "Мирас"та өч ел дини белем алгач, Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәне тәмамлаган, менә өч ел район үзәк мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасында хезмәт итә, биредә дин тәгълиматы дәресләрен алып бара.

- Сакланганны саклармын, ди Аллаһы Тәгалә. Тарихка күз салсак та, барлык йогышлы, хәвефле авыруларны махсус прививка ярдәмендә җиңгәннәр, - ди Хатип Вафый улы. - Коронавирус инфекциясен кисәтү өчен вакцина ясалган икән, нигә аңардан баш тартырга?! Мин үзем, шәхсән, былтыр иммунлаштыру кампаниясе башлангач та беренчеләрдән булып ковидка каршы прививка ясаттым. Тормыш юлдашым, балаларым да минем үрнәккә иярде. Вакцинаны бик җиңел кичердек. Бу авыру белән сырхамавыбызны нәкъ менә прививка кадатудан күрәбез.

Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына биргән иң зур нигъмәте - акыл. Кем дә кем үзен, якыннарын әлеге мәкерле чирдән саклыйсы килә, ул, әлбәттә, теләсә нинди хорафатларга ышанып утырырга тиеш түгел. Вакцина булдырылгач та халыкның күпчелеге аны ясатса, ковид бу кадәр котырына алмас иде.

Имам-хатыйб күптән түгел ковидка каршы ревакциналау үткән.

- Барыбыз да сәламәт булыйк, хәвефле вирусны бердәмлек белән генә җиңеп була, - ди ул.

Фото: М. Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Ковидны ничек җиңәргә?
Ковидны ничек җиңәргә?
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-11-12/kovidny-nichek-i-rg-2580912
Читайте нас: