Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
10 ноябрь 2021, 09:45

Бүздәклеләр — беренче!

Бу районда халыкның 80 проценттан артыгы коронавирустан вакциналанган.

Бүздәклеләр — беренче!
Бүздәклеләр — беренче!

Бу районда халыкның 80 проценттан артыгы коронавирустан вакциналанган.

Ел башыннан республикада халыкны коронавирус инфекциясеннән вакциналау буенча актив компания башланды.
Башта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” тарафыннан максат итеп куелган күрсәткеч вакциналанган халыкның 60 процентын тәшкил итсә, быел җәй ул 80 процентка кадәр артты.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында 1749 110 кеше беренче компонент белән вакциналанган, бу өлкән кешеләрнең гомум санының 56,3 процентын тәшкил итә (тиешле халыкның 70,4 проценты).
Буздәк районы республикада беренчеләрдән булып Covid-19дан вакциналану буенча максат итеп куелган күрсәткечкә иреште, анда тиешле халыкның 102 проценты вакциналанган, өлкән халыкның 80 проценттан артыгына прививка ясалган.
Шул ук вакытта бу район, “Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча “яшел зона”да урнашкан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Бүздәклеләр — беренче!
Бүздәклеләр — беренче!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-11-09/b-zd-klel-r-berenche-2576862
Читайте нас: