Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
8 ноябрь 2021, 16:40

Коронавирус билгеләре ОРВИ һәм ГРИППны ныграк хәтерләтә башлаган

Соңгы вакытта күп кенә коронавирус белән авыручыларның томау төшү һәм тамак шешүе ачыкланган. Ә менә коронавирусны аерып торучы ис һәм тәм сизмәү билгеләре хәзер ике кешенең берсендә генә очрый башлаган икән.

Коронавирус билгеләре ОРВИ һәм ГРИППны ныграк хәтерләтә башлаган
Коронавирус билгеләре ОРВИ һәм ГРИППны ныграк хәтерләтә башлаган

Бу хакта Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ("Роспотребнадзор") Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная хәбәр итте.

“30-50 процент очракта эч авыртуы, яки диарея, организмның ниндидер продуктларны үзләштермәве ешайды”, - ди Наталья Пшеничная.

Аның белдерүенчә, кеше савыкканнан соң да аның ашказанында вирус үрчергә мөмкин, ә кайбер очракта вирус ашказанда берничә айдан да бетми икән.

Сәламәт булыгыз, дуслар! Кеше күпләп җыелган урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com

Автор:Энҗе Садертдинова
Коронавирус билгеләре ОРВИ һәм ГРИППны ныграк хәтерләтә башлаган
Коронавирус билгеләре ОРВИ һәм ГРИППны ныграк хәтерләтә башлаган
Автор:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-11-08/koronavirus-bilgel-re-orvi-m-grippny-nygrak-h-terl-t-bashlagan-2574424
Читайте нас: