Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
26 октябрь 2021, 09:40

Тиешле чаралар күрелə

COVID-19 белəн авыручылар һəм чирлəп терелүчелəр кисешмəячəк

Тиешле чаралар күрелə
Тиешле чаралар күрелə

Соңгы вакытта, бөтен илдəге кебек, безнең районда да коронавирус инфекциясе белəн авыручылар күп. Температура һəм ютəле булган бар пациентларны аерым бинада табиб-терапевт кабул итə. Шунда  ук ПЦР анализы да алына.
Чират бик зур. Иң мөһиме, чирлəүчелəр һəм терелеп, больничныен яптырырга килгəннəр дə бергə йөрергə туры килə. Шушы хəлне тикшерү максатыннан, район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов район үзəк дəваханəсендə булды. Ул биредə авыруларны инфекцион кабул итү ничек башкарылуы, ковид изоляторның кирəкле медицина җиһазлары белəн тулыландыру ни дəрəҗəдə икəнлеген бəялəде. Шулай ук мед персоналның эшлəү шартлары белəн танышты. Динис Радис улы кадрларның җитешмəве аркасында медицина пер соналларына бик зур йөклəнеш булуын билгелəде. Район җитəкчесе бу сорау белəн республиканың Сəламəтлек саклау министрлыгына мөрəҗəгать итте. Үткəн атнада безнең районга эш
сəфəре белəн БР медицина мəгълүмати-аналитика үзəге җитəкчесе Инна Хөснуллина килеп китте. Инна Рөстəм кызы һəм район үзəк дəваханəсе җитəкчелеге белəн Динис Радис улы дəваханəдə йогышлы авырулар маршрутларының мөмкин булган вариантлары турында фикер алышты. Чөнки бүгенге маршрут эпидемиологик талəплəргə туры килми. Терелеп, кабаттан ПЦР тест бирергə һəм больничныен яптырырга килгəн пациентлар бу процедураларны терапевт корпусында башкарачак, дигəн карар кабул ителде. Анда элек көндезге стационар урнашкан иде. Пациентларга уңайлы булсын өчен мəгълүмати баннерлар куелган. 25 октябрьдəн, терелеп кабаттан кабул итүгə килгəн пациентлар терапет
корпуска, элек көндезге стационар урнашкан бинага барачак.

Оксана Нургалиева фотосы

Тиешле чаралар күрелə
Тиешле чаралар күрелə
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: