Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
26 октябрь 2021, 10:20

Тәртип бозалар...

Штраф салалар!

Тәртип бозалар...
Тәртип бозалар...

Башкортстанда коронавирус таралуга каршы таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үтә. Махсус төркемнәр сәнәгать оешмалары, спорт, мәдәният, сәүдә объектлары буйлап йөри.

Инспекторлар арасында полиция, мэрия хезмәткәрләре, иҗтимагый хәвефсезлек һәм башка структура вәкилләре бар. 4 октябрьдән шундый 2800ләп төркем эшли. 24000 тикшерү узган, 1500 тәртип бозу ачыкланган, 754 протокол төзелгән.

Транспорт буенча рейдлар кешеләрнең битлек кимәвен ачыклаган.

Исегезгә төшерәбез, закон буенча, санитар нормаларны бозган өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә эшне туктату каралган.

Соңгы атнада Стәрлетамак һәм Ишембай шәһәрләрендә ике сәүдә ноктасында эш туктатылган.

18 октябрьдән матурлык, косметика салоннары, СПА-салоннар, мунча, сауна, фитнес-клублар, 50 кешедән артык сыйдырышлы туклану урыннарына һәм башка объектларга керү таләпләре үзгәрде.

Фото: Башинформ.

Тәртип бозалар...
Тәртип бозалар...
Автор:https://omet-rb.com/articles/koronavirus/2021-10-25/t-rtip-bozalar-2560050
Читайте нас: