Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
18 октябрь 2021, 16:45

“Сертификатыгыз бармы? Рәхим итегез!”

Башкортстанда республика Башлыгының югары әзерлек режимына керткән үзгәрешләре буенча вакциналанмаганнар өчен чикләү чараларын тикшерү рейдлары дәвам итә. Бүгеннән тикшерүләр сәүдә үзәкләрендә генә түгел, матурлык, косметика, СПА һәм массаж салоннарында, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларында, фитнес-клубларда, бассейннарда, 50дән артык утырту урыны булган җәмәгать туклануы оешмаларында да үткәрелә башлаячак.

“Сертификатыгыз бармы? Рәхим итегез!”
“Сертификатыгыз бармы? Рәхим итегез!”

18 октябрь. Иртәнге 10 сәгать. Алдан сөйләшенгәнчә “Аркада” сәүдә үзәгенә килдем. Бүген биредә чикләү чараларының үтәлешен Уфаның Совет районы хакимиятеннән мөрәҗәгатьләр буенча эш һәм делопроизводство бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәтова, Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгеннән инспектор Светлана Гыйльманшина, Уфа шәһәре хакимиятенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча идарәсенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Афзал Усманов, шул ук идарәдән Торак булмаган фонд белән эш итү буенча комитетның баш белгече Гүзәл Тукубаева тикшерә.
Афзал Мулланур улы төп керү урынында сакчы белән белешмәләрне, сертификатларны тикшереп тора. Әйтергә кирәк, хакимияттә эшләүчеләр смартфоннар аша куар-кодларны тикшерә торган кушымта белән тәэмин ителгән, бу эшне тизләтә. Смартфонны электрон сертификатка якын китерү белән код та, аның иясенең исем-фамилиясе дә күренә. Бер туташ шулай электрон сертификат күрсәтеп кереп китәргә уйлаган иде, кире бордылар, чөнки кушымта аша кызның кулындагы телефондагы сертификатның ир-егет исеменә бирелүе ачыкланды.
— Кешеләрнең күпчелеге чикләүләрне аңлап кабул итә, берсүзсез битлеген кия, белешмәсен күрсәтә, — ди Афзал Усманов.
Шулай да берничә канәгатьсезлек белдерүчене дә күрергә туры килде. Бер ир, мәсәлән, ПЦР-тест нәтиҗәсен күрсәтеп үтеп китәргә уйлаган иде, барып чыкмады, чөнки вакыты чыккан. Тест нәтиҗәсе өч көн эчендә генә көчендә.
— Мин хәзер өч көн саен акча түләп анализ биримме?! Үткәрегез әле, — дип таләп итеп карады ир. Ләкин тикшерүчеләрне йомшартырмын димә. Аптырагач, ялынып та карады, хәтта. — Минем антитәнчекләрем бар, берничә көннән нәтиҗә әзер була...
Ләкин кагыйдәләр билгеләнгән, таләпләрне үтәргә кирәк. Сертификатсыз, белешмәсез, вакыты чыккан тест нәтиҗәсе булган ир сәүдә үзәгенә үтә алмады.
— Кичкә мондыйлар күбәя инде. Биредә бик кыйммәт булмаган алкоголь сатып алырга мөмкин бит, — дип аңлатты миңа бу хәлне инде мондый тикшерүләр буенча тәҗрибә туплаган Светлана Гыйльманшина.
Гөлнара Әхмәтова билгеләвенчә, сәүдә үзәгенә керүчеләрдә битлекнең дөрес итеп киелгән булуы мотлак. Шулай ук антисептиклар, дезинфекцияләү чаралары да мөһим. Бүгенге тикшерүләр һәр кибеттә аларның булуын ачыклады. Берничә кешегә генә битлекне ияктән күтәреп кияргә кирәклеге хакында кисәтү ясалды.
— Бу сәүдә үзәгендә яңа таләпләргә җитди караганнар. Өч керү урынында да сакчы, тикшерүче тора. МФЦга керү урынын аерым итеп эшләгәннәр, шунысы уңайлы, — ди Гүзәл Тукубаева.
Сәүдә үзәгенә килүчеләр, сатучылар белән дә сөйләшеп алдым.
— Шунысы кызганыч, соңгы көннәрдә сатып алучылар әзәйде. Безнең эш хакы кибеткә килгән керемгә бәйле бит, — ди “Дочки-сыночки” кибете сатучысы Юлия Сибәгатуллина.
Юлия бәби көтә. Ул ковидтан вакцинаның беренче компонентын ясаткан, ә берникадәр вакыттан йөкле икәнен белгән, шуңа икенче компонентны ясатмаган, бер елга медотвод кәгазе бар.
Яшь гаилә — Гөлназ белән Радик ике кечкенә сабыйлары белән кием-салым алырга килгән. Сәүдә өлкәсендә эшләүче Гөлназ вакциналанган, ә төзелеш өлкәсендә хезмәт салучы Радикның алты ай эчендә инфекция кичерүе турында белешмәсе бар, ул вакциналанмаган.
— Вакциналанырга кирәк, аңлыйм. Ләкин ни өчен вакциналарны сайлап алу мөмкинлеге юк? — дип канәгатьсезлеген белдерә яшь ир. — Мин җәй көне Гөлназ белән бергә прививка ясатырга теләгән идем, ләкин бөтен җирдә дә бер генә төрле вакцина булуы ошамады. Минем икенче төрлесен ясатасым килгән иде. Хәер, вакциналанган хатыным белән бергә чирләдек. Шөкер, бик авыр кичермәдек...
Менә шундыйрак хәлләр ачыкланды бүген төшкә кадәр “Аркада” сәүдә үзәгендә. Әйтергә кирәк, иртәнге якта кеше бик аз иде биредә. Кичкә тикшерүчеләргә эш күбәячәк, билгеле. Әйткәндәй, бүгеннән тикшерүләр сәүдә үзәкләрендә генә түгел, мунча, сауна, чәчтараш, матурлак салоннары кебек урыннарда да башкарыла. Барлык җиргә дә бер каршылыксыз үтәргә теләүчеләргә киңәш бер генә — вакциналанырга кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
“Сертификатыгыз бармы? Рәхим итегез!”
“Сертификатыгыз бармы? Рәхим итегез!”
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-10-18/sertifikatygyz-barmy-r-him-itegez-2551181
Читайте нас: