Ышаныч
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
сәламәтлек сагы
15 октябрь 2021, 09:25

Өлкәннәр өйдә утыра!

13 октябрьдән 65 яшьтән өлкән кешеләр өйләреннән кибеткә, банкка, бәйләнеш салоннарына, даруханәгә яки дәваханәгә, шул исәптән прививка ясатырга, барыр өчен генә өеннән чыга ала.

Өлкәннәр өйдә утыра!
Өлкәннәр өйдә утыра!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертте. Шуларның берсенә ярашлы, 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкән кешеләр өйләреннән кибеткә, банкка, бәйләнеш салоннарына, даруханәгә яки дәваханәгә, шул исәптән прививка ясатырга, барыр өчен генә өеннән чыга ала. Моннан тыш, бакчаларга, дачаларга һәм зыяратка барырга рөхсәт ителә. Дөрес, болар өчен дә аерым вакыт билгеләнгән: 11.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр. Башка вакытта алар өйләрендә утырырга тиеш. Аның каравы, бу чикләүләр прививка ясатучыларга кагылмый.

Риск төркеменә кергәннәргә үзизоляция кертүне сорап ковид-госпитальләрнең баш табиблары мөрәҗәгать итте. Медиклар фикеренчә, бу чикләүләр бик күп гомерләрне саклап калачак. Чөнки нәкъ шушы төркемдә каты авыручылар һәм коронавирустан соң үлүчеләр күп.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, соңгы тәүлектә 633 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Өйдә дәваланучы  5107 авыру – 60 яшьтән өстә. Дәваханәдә – 691 өлкән кеше.

БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Рим Хәсәнов:

–Хәл бик җитди. Шуңа күрә мин мондый чикләү чараларына уңай карыйм. Үзизоляция чарасы үлчәп һәм җитди уйлап эшләнгән. Бу өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген, хәтта гомерен саклап калачак. Ә бу – иң зур байлык. Ветераннарны сакларга кирәк. Әле бик күп эшләп башкарып өлгерәсе бар. Бер генә нәрсә уйландыра: ­ ике сәгать вакыт кына бик аз кебек. Өч сәгать бирсәләр дә булыр иде. Бик күп өлкән кешеләр актив тормыш белән яши, аларның эшләре күп, өлгерә алмаска мөмкиннәр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Өлкәннәр өйдә утыра!
Өлкәннәр өйдә утыра!
Автор:https://omet-rb.com/articles/koronavirus/2021-10-14/lk-nn-r-yd-utyra-2546647
Читайте нас: