Ышаныч
+16 °С
Ясно
сәламәтлек сагы
31 Декабря 2020, 21:00

Прививкалардан курыкмыйбыз

Алар авыруларга каршы торырга ярдәм итә, — бу хакта өлкәннәр генә түгел, балалар да яхшы белә.

Алар авыруларга каршы торырга ярдәм итә, —
бу хакта өлкәннәр генә түгел, балалар да яхшы белә.
Менә Аскын 1нче мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Камилла Хисмәтуллина да (фотода) грипптан прививка ясатырга үзе теләп килгән. “Курыкмыйсыңмы?” дигән сорауга ул: “Һич кенә дә курыкмыйм, мин кыю!” дип җавап бирде.
Ул бәләкәй булуына карамастан, энтеровируслы инфекциягә каршы вакцинация файдасы турында бик күп мәгълүмат белә. Камилла тик “бишле” билгеләренә генә укый һәм авырыса да, дәресләрен калдырырга теләми. Шулай булмыйча, тырыш кыз киләчәктә ил Президенты булу хыялы белән янып яши, шуның өчен ул мәктәптә бирелгән белемне зур теләк белән үзләштерә. Әлегә Аскын 1нче мәктәбендә 566 укучының 257сенә грипптан прививка куелган. Мәктәп фельдшеры Татьяна Гришина билгеләвенчә, узган елда бу сан түбәнрәк була. Агымдагы елда вакцина балалар авырый башлау белән кайтарыла. Кирәк булса, “Совигрипп”ка өстәмә заказ бирелә.
— Бүгенгә прививка куйдырган һәм вакцинациядән баш тарткан балалар саны мәктәп буенча якынча бертигез, — ди Татьяна Владимировна. — Агымдагы елда кайтарылган препарат А (H1N1), A (H3N2) һәм В гриппларына каршы нәтиҗәле. Шуның өчен аңардан баш тартырга ярамый. Өстәвенә, сүз балалар турында бара. Әмма ата-аналарга шуны кисәтәсе килә, әгәр баланың тамагы авыртса, борыны томаланса, ютәлләсә, прививканы кичектереп торырга кирәк.
Наталья Пушкарева.

Читайте нас