Аскын 2нче мәктәбендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары өчен тәмәке тартуның зыяны турында кинолекторий үтте. Район мәдәният йортының кинопрограммалар төзү буенча методисты Гайнулла Гыйльметдинов укытучылар үтенече буенча шушы зарарлы гадәт турында өч видеофрагмент әзерләгән. Тәмәке кеше организмына нинди зыян китерүен барысы да яхшы аңлый, әмма начар гадәтләрен дәвам итә. Аның составында сәламәтлек өчен зарарлы дүрт мең матдә бар. Балалар күргән һәм ишеткән фактлардан хәйран калды.
— Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тәмәке тартудан һәрвакыт баш тартырга мөмкин, иң мөһиме — теләк кенә кирәк, шулай булганда гына теләгеңә ирешеп була. Мондый чаралар үткәрү бик тә файдалы, — диде әңгәмәне йомгаклап Аскын үзәк район дәваханәсе табиб-педиатры Гөлнара Насртдинова.