Башкортстан Республикасының Сәламәтлек сагы министры Әнвәр Бакиров район хакимиятендә гражданнар кабул итте.
Чарада РФ сәламәтлек сагы хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасы рәисе Павел Зырянов; Бөре, Аскын, Балтач, Борай, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнарында БР буенча кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәлегенең территориаль бүлек начальнигы Дамира Янтурина; “БР мәҗбүри медицина страховкалавы территориаль фонды” дәүләт учреждениесе директоры Алексей Меньшиков;”Башкортстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертизаның баш бюросы” учреждениесе җитәкчесе урынбасары Роза Бакиева, шулай ук медицина эшчәнлеген ведомство күзәтүе һәм лицензияләү бүлегенең баш белгеч-эксперты Николай Захарченко катнашты.
Медицина тәэминаты сораулары буенча барлыгы тугыз кеше кабул ителде. Гражданнар баланы профиль үзәккә урнаштыру, инвалид балаларны реабилитацияләү һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Үрмияз авыл Советы һәм Күбияз авыл биләмәсенең элекке хакимият башлыгы фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше турындагы үтенечне җиткерделәр.
— Республиканың 100 еллыгына төбәктә модульле 100 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, шул исәптән сезнең районда да, — диде Әнвәр Әкрам улы. — Бу юнәлеш буенча район хакимияте һәм дәваханәләр бердәм эшли. Халык ФАП төзелеше буенча эшләр барышы турында һәрдаим хәбәрдар булырга тиеш.
Шулай ук эшкә наркологны җәлеп итү соравы да бирелде.
— Районыбызда күптөрле җәмәгать оешмалары бар, “Ак инәйләр” шуларның берсе. Халык арасында эчкечелек зыяны турында кисәтү эшләре алып барабыз, чөнки шушы начар гадәткә бирелүчеләр бихисап. Тыела алмыйча эчүчеләргә наркология бүлеге һәм белгеч ярдәме кирәк, дип уйлыйм, — диде “Ак инәйләр коры” оешмасы рәисе Ярия Ялалтдинова.
— Әйе, район дәваханәсендә белгечләр җитмәве сизелә. Бу хакта баш табиб белән сөйләшербез. Шулай да интенсив терапия барлыгы хакында онытмагыз, кешене “эчкечелек казаныннан” чыгару өчен анда мөрәҗәгать итәргә мөмкин, — дип җавап бирде сәламәтлек сагы министры.
Шулай ук район дәваханәсенең бала тудыру бүлеге турында сүз барды.
— Аскын авылында бала тудыру бүлеген беркем дә ябарга җыенмый, баш табиб билгеләвенчә, быел 61 сабай дөньяга беренче аваз салган. Төбәгебезнең ана булырга җыенган һәр гүзәл заты (башкалабыздан ерак яшәүләренә карамастан) югары технологик һәм югары квалификацияле медицина ярдәме алырга тиеш. Бу статистика түгел, бу — һәр кеше, сабый язмышы, — дип билгеләде Әнвәр Әкрам улы. — Хатын-кызлар Уфага барырга бик ризалашмый. Табиб-гинекологның бурычы — иң яхшысы кайда бала табарга икәнлеген аңлату, ярдәм итү.
Мәсьәләләрнең күбесе урында хәл ителде, калганнары киләчәктә хәл итү өчен күзәтүгә алынды.
Нина Николаева.
М.Юнысов фотосы.