Ышаныч
+23 °С
Облачно
сәламәтлек сагы
31 Декабря 2020, 21:00

Грипп очраклары теркәлмәгән

Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә федераль хезмәтнең

Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әле республикада сезонлы респирацияле инфекцияләр үсешкән вакыт, әмма грипп очраклары теркәлмәгән.


Республикада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе тәмамланган. Прививка барлыгы 1 701 931 кешегә, ягъни республика халкының 41,8% ясалган. (Чагыштыру өчен: 2016 елда 39,7% кешегә прививка ясалган). Федераль бюджет исәбенә 1 250 000 өлкән кеше һәм 350 000 бала прививкаланган. Эш бирүчеләр һәм гражданнарның үз исәбенә 101 931 кешегә прививка ясалган.
Читайте нас