Аскын үзәк район дәваханәсендә озак еллар хезмәт салучы, эшен яратып, бар күңел җылысы белән башкаручы табиб-педиатр Зәлифә Исламованың намуслы хезмәткәр, сөекле тормыш иптәше һәм әни, ягымлы дәү әни дә икәнлеген яхшы беләләр.
Арбаш авылында туып-үскән, мәктәпне тик яхшы билгеләргә тәмамлаган тырыш һәм чая кыз балачактан хыялында йөрткән табиб булу теләген тормышка ашыру өчен Уфа медицина институтына укырга керә (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты — автор искәрмәсе). Туган йортыннан, авылыннан читтә авырлыкларны җиңәргә, сагынуларын басарга Башкорт авыл хуҗалыгы институтында укып йөрүче авылдашы Рәис Исламов ярдәм итә. Яшьләр бишенче курста укыган чакларында өйләнешә, күп тә үтми, гаиләләренә ямь өстәп кызлары Диана туа.
— Ул елларда бигрәк тә авыр булды, чөнки тормыш иптәшем институтны тәмамлый, диплом яклый, мине интернатура үтәргә Новоалександровка поселогына 11нче дәваханәгә җибәрделәр, ә кулда кечкенә кызыбыз, — дип искә төшерә Зәлифә Сәетхан кызы. — Әмма бергәләп барлык сынауларны җиңә алдык.
Югары белем турында диплом алгач, Исламовлар гаиләсе туган якларына кайтырга карар итә. Зәлифә Сәетхан кызы — район дәваханәсенә педиатр һәм неонатолог (сабый дөньяга килгән мәлдән 28 көненә кадәр чорда үсешен, сәламәтлеген күзәтүдә тотучы белгеч — википедиядән), ә Рәис Зәки улы коммуналь хуҗалыкка баш инженер булып урнаша. Һәм менә алар 26 елдан артык сайлаган һөнәрләренә тугры калып, район иминлегенә тырышып хезмәт сала.
— Балачактан табиб буласым, балаларны дәвалыйсым килә иде, шуңа күрә эшемне нык яратам, — дип сөйли Зәлифә Исламова. — Һәр педиатрның район үзәгендә үз участогы, ә дүрт ел элек безгә тагын 14 авыл өстәделәр, барлыгы 802 баланы күзәтүдә тотабыз. Үкенечкә каршы, балалар туу саны елдан-ел кими, әгәр узган елда безнең бала табу йортында 120 сабый туса, быел 80нән артыграк кына. Ел саен мәҗбүри диспансеризация үткәрү һәм һәрдаим участокларга чыгу нәтиҗәсендә балалар арасында чирләү очраклары кимеде дип әйтә алам, чөнки бер бала да игътибардан читтә калмый, даими күзәтүдә тотыла. Ә менә тирә-як мохит пычрануга, көнкүрештә күбрәк химик эшләнмәләр куллануга бәйле балаларда тын юллары, тире чирләре, төрле аллергияләр ешрак күзәтелә башлады.
— Һәркемгә игътибарлы, ачык күңелле, итагатьле, үз эшенә зур җаваплылык белән караучы, барысына да ярдәм итәргә омтылучы чын табиб, — диләр аның турында хезмәттәшләре.
Исламовлар гаиләсе татулыгы, кунакчыл өйләре күркәмлеге белән күпләргә үрнәк. Якыннарын һәрчак тәмле камыр ашлары белән сыйлаучы, өйне зәвык белән бизәп, пөхтәлектә тотучы, йорт тирәсен чәчәкләргә күмеп, гүзәллек тудыручы әниләреннән кызлары да тормыш көтү серләренә өйрәнеп үсә. Өлкән кызлары Диананың үз гаиләсе, алар тормыш иптәше Эльмир белән кечкенә Әминәне тәрбияли. Икенче кызлары Ләйсән әнисе һөнәрен сайлаган, медицина университетының бишенче курсында, ә төпчекләре Әлфия сигезенче сыйныфта укый.
Буш вакытларын Зәлифә Сәетхан кызы яраткан шөгыленә — гөл-чәчкәләр үстерүгә багышлый. Хәстәрлекле хуҗаларның бакчасында җимеш агачлары ел да мул уңыш бирә.
Зәлифә Сәетхан кызының тырыш хезмәте лаеклы бәяләнгән, ул БР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.